-4 °С
Болытлы
Әле яңа гына басуларда язгы кыр эшләре тәмамланган иде, хәзер инде авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мал азыгы әзерләүгә төште.
Районда «яшел урак»ны беренчеләрдән булып “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте оешкан төстә башлап җибәрде. “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы уңганнары да “Җәйнең бер көне елны туйдыра” дигән халык мәкален эш девизы итеп алган һәм бүген бар уй-ниятләрен шушы юнәлештә гамәлгә ашыра. Башкаларга да алар үрнәгендә бу эшкә кичекмәстән тотынырга - бар көчне мал азыгы әзерләргә тупларга кирәк.