Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 июнь , 16:00

Бар көчне - «яшел урак»ка

“Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы уңганнары иртә таңнан кичке караңгыга кадәр фидакарь хезмәттә – мал азыгы хәзерләүне үз югарылында башлап җибәрде. 

Бар көчне - «яшел урак»ка
Бар көчне - «яшел урак»ка

Әле яңа гына басуларда язгы кыр эшләре тәмамланган иде, хәзер инде авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мал азыгы әзерләүгә төште. Районда «яшел урак»ны беренчеләрдән булып “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте оешкан төстә башлап җибәрде. “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы уңганнары да “Җәйнең бер көне елны туйдыра” дигән халык мәкален эш девизы итеп алган һәм бүген бар уй-ниятләрен шушы юнәлештә гамәлгә ашыра. Башкаларга да алар үрнәгендә бу эшкә кичекмәстән тотынырга - бар көчне мал азыгы әзерләргә тупларга кирәк.

«Үзәк МТС» ДУАХП Илеш филиалының 150 гектардагы вика белән арыш басуында «яшел урак»ның кызган мәле иде. Филиалның агрономы Ринат Зыязетдинов киңәшләрен биреп, эш барышы белән кызыксына, контрольдә тота. Алдынгы механизаторлар Булат Миңнуллин белән Индус Арысланов «Макдон» үз йөрешле чапкычлары белән үләнне чаба. Алар көн саен 40-50 гектарда эш башкара. Тезмәләрдәге үләнне тәҗрибәле, уңган комбайнчылар Рәфис Ханкаев «УЭС» белән Рәфит Габбасов “Крона” комбайннарында туратып, машинага төйи. Яшел массаларны ташуга 4 “КамАЗ” машинасы һәм бер трактор җәлеп ителгән. Аларны хезмәтләндерүче водительләр Рәфис Әмирголов, Рим Нигъмәтҗанов, Миргаяз Имамов, Дамир Мөхәммәтвәлиев, Айрат Нафыйков, механизатор Рәмис Габбасов югалтуларга юл куймый. Сенаж Ишкар сөтчелек фермасындагы базга салына. Сенаж массасын таптату - җаваплы эш. Азыклар сыйфаты күпмедер дәрәҗәдә әлеге операциягә дә бәйле бит. Ә механизаторлар исә үз эшләренең нечкәлекләрен белеп тырышып хезмәт куя. Аны “Джон-Дир” һәм “К-742” тракторларында Азамат Таҗетдинов белән Әнис Шәйхразиев технологияне төгәл үтәп, тыгызлап тора. Аларны төнге сменада Радмир Фәезов алыштыра. Учет эшен зоотехник Фәнислам Мөхтәсимов төгәл алып бара.

Предприятиедә мал азыгы культуралары 1900 гектарны били. Аның 600 гектар мәйданын күпьеллык, 200га берьеллык, 760 га кукуруз, 140га донник 200 га вика белән арыш катнашмасы тәшкил итә. Агымдагы елда һәр шартлы баш малга 35-40ц азык берәмлеге хәзерләүне бурыч итеп куйганнар.

-Начар эшләгән кеше юк бездә, һәркемнең хезмәте - мактауга лаек. Техника - төзек, ягулыкка кытлык юк. Кыр батырларына ике тапкыр тукландыру оештырылды, поварлар Луиза Әхмәтгалиева, Нәзилә Гарипова, Гөлназ Гарипова тәмле ашлар белән сыйлый. Безнең төп бурыч булып, «яшел урак»ны тизрәк тәмамлау тора, - ди Ринат Рузалим улы.

Бар гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган Рәзил Ахунов, Камил Валькаев, Әүхәт Авзалов басуга кыр батырларына ашарга алып килә. Предприятие уңганнары 4500 тонна – сенаж, 100 т - печән, 6000 силос әзерләүне максат итеп куйган. Күренеп тора, биредә эш яхшы оештырылган, механизаторлар аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.

Барлык аграрийларга да басуларда, сенаж базларында һәр сәгатьне, техниканы нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Алда озын кыш торганын онытырга ярамый. Ныклы азык базасы – мул продукция, хуҗалыклар кассасына акча дигән сүз.

Лира КӘБИРОВА.

Бар көчне - «яшел урак»ка
Бар көчне - «яшел урак»ка
Бар көчне - «яшел урак»ка
Бар көчне - «яшел урак»ка
Бар көчне - «яшел урак»ка
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: