Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 июнь , 12:00

Өмет һәм ышаныч белән

Район хуҗалыкларында мөһим кампания - «яшел урак»дәвам итә. «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять уңганнары да вакыттан дөрес файдаланып, мал азыгының ныклы базасын булдыру өчен көч сала.

Өмет һәм ышаныч белән
Өмет һәм ышаныч белән

Малларны азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен механизаторлар сенаж сала, печән запасы туплый. Болар белән беррәттән, 200 гектар җирне эспарсет чәчәргә әзерлиләр. Хуҗалыкта мал азыгы культуралары 826 гектарны биләп, шуның 226 га – күпьеллык, 400 га – берьеллык, 200 га кукуруз тәшкил итә. Агымдагы елда һәр шартлы баш малга 35-40ц азык берәмлеге хәзерләүне бурыч итеп куйганнар.

Без килгәндә кышкы арыш һәм вика кушып үстерелгән үлән басуында «яшел урак»ның кызган мәле иде. «ДОН-680» комбайннары белән тәҗрибәле механизаторлар Булат Әхмәтшин, Айнур Имамов яшел массаны туратып, машинага төйи. Көн саен 50-60 гектарда эш башкара алар.

Уңган водительләр Рафыйк Шәрәфетдинов, Рифат Сәетов, Илдус Фаязов, Айдар Кашапов, Радмир Йосыпов «КамАЗ» автомашиналарында аны ташуда өлгерлек күрсәтеп, көненә 10ар рейс ясыйлар. «К- 7 0 0» тракторларында намуслы хезмәт салучы механизаторлар Наил Шәгалиев белән Фән Нурыев бар таләпләрне төгәл үтәп, яшел массаны тыгызлап торалар. Учетчы Рәмил Тибризов көндәлек исәбен алып бара. Бүгенге көндә җәмгыять эшчәннәре тырышлыгы белән Дөмәй фермасы янындагы базга 3000 тонна сенаж салынган.

Кыр батырларына ике тапкыр тукландыру оештырылган, поварлар Зәмфия Гайсина, Гөлчәчәк Минәҗева, Гөлфирә Даутова тәмле ашлар белән сыйлый. “Безнең төп бурыч булып, «яшел урак»ны тизрәк тәмамлау тора”, - ди җәмгыятьнең баш агрономы Нәзир Әхмәтҗанов.

Шулай ук хуҗалыкта печән хәзерләү дә бара. Әлеге вакытта 150 гектар мәйдандагы басуда комплекслы эш алып барыла. Күмәк көч яу кайтара дигәндәй, бу эшләрне бердәмлек белән башкаралар. Аны «Чулпан» комбайнында Сабирҗан Янгиров тезмәләргә сала. «МТЗ-82» тракторы белән Айрат Абдуллин әйләндереп барса, Дамир Гайсин тезмәләрне рулоннарга төрә.

Печән ферма янындагы мал азыгы ихаталарына урнаштырыла.

Хуҗалык уңганнары 3000 тонна – сенаж, 50 тонна – печән әзерләүне максат итеп куйган. Мал саны хәтсез хуҗалыкта – 830 баш сыер асрала. Ә ишле малга азык та мул гына таләп ителә, шуңа да маяклылар җитәрлек күләмдә запас тупларга тырыша.

Бу җәһәттән эш ырамлы барсын өчен уңайлы шартлар булдырылган, вакытны дөрес файдаланып хезмәт салалар. Әлбәттә, мондый уңганнар булганда маллар азыксыз калмас, ә бу, үз чиратында, җитештерүчәнлекне арттыруга өмет һәм ышаныч бирә.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Өмет һәм ышаныч белән
Өмет һәм ышаныч белән
Өмет һәм ышаныч белән
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: