Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 июль , 17:00

Бердәм тырышлык белән

Терлекчелек тармагында продукция җитештерүне арттыру, гомумән, билгеләнгән планнарны уңышлы үтәп чыгу мал азыгын җитәрлек һәм сыйфатлы итеп хәзерләүгә бәйле.Рационнарда сенаж төп урынны биләп тора һәм аны туплауга зур таләпләр куела. Басудан чабылганяшел массаны кайтарып яхшы итеп тыгызлау һәм базларны ике-өч көн эчендә ябып кую — иң мөһим таләпләр булып тора. Районның барлык хуҗалыкларында да сенаж хәзерлиләр. Мал кышлату сезонында планлаштырылган продукцияне җитештерү өчен барлыгы 94910 тонна сенаж тупланырга тиеш булса, шуның 49 процентка якыны тупланган.

Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән

М.Горький ис. кооператив та мал азыгы хәзерләүдә уңай вакытны кулдан ычкындырмаска тырыша.170 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләнбасуында өлгер механизаторлар Гаяз Таймасов, Марсель Мослыхов, Тәлгать Маликов “МТЗ-82”тракторларына тагылган“ЖВЗ-7” чапкычлары белән тезмәләргә сала.
40 елдан артык шушы хуҗалыкның басучылык тармагында  эшләгән “ДОН-680” комбайнын хезмәтләндерүче механизаторлар Иршат Нигъмәтуллин, Фирдәвис Мөхәммәтов массаны тиешенчә туратып, машиналарга төйи. “КамАЗ” автомобильләрен хезмәтләндерүче, үз вазифа бурычларына намус белән
караучы водительләр Фәнзил Янгиров, Гәрәйхан Исламов, Ильфир Нигъмәтуллин, механизатор Мулланур Галин (“МТЗ-1221”) яшел массаны Сеңрән сөтчелек фермасы янында урнашкан сенаж базына ташыйлар. Гөлчәчәк Шәмсиева исә, рейсларның учетын төгәл алып бара.

“Егетләргә сүз юк. Механизаторлар, водительләрнең һәркайсы үзләренә йөкләтелгән эшне төгәл, сыйфатлы башкара”, - дип, эш барышы белән таныштырды Сеңрән бригадасы бригадиры Рәвил Хәнәфиев. Сенажны таптатуда да уңганнар эшли. Тәҗрибәле механизаторлар Нәҗип Сәлихов, Азат Сабиров, Флүз Ялалов үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. Яшел масса бүгенге көндә 896 тоннасы базларга салынган да инде. Аның гомум күләмен 4560 тоннага җиткерү планлаштырыла. Бу һәр шартлы малга сенаж исәбенә генә дә 15,6 ц азык берәмлеге хәзерләнү күз уңында тотыла дигән сүз. Күренеп тора, хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү эше оешкан төстә бара. Басу эшләрен тоткарлыксыз башкарган механизаторларны көненә 2 тапкыр кайнар аш белән тәэмин итү, хезмәт хакына өстәмә премияләр бирү каралган. Кыскасы, терлекчелекнең киләчәген бүген хәл итә игенчеләр. Малларны уңышлы кышлату өчен монда бар чаралар да күрелә, дип әйтергә нигез бар.

Лира Гәрәева.

Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: