Муниципаль район хакимияте гадәттәгечә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары арасында хезмәт ярышлары оештыра. Ярышның максаты - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату буенча югары күрсәткечләргә ирешү, җитештерүнең максималь табышын һәм рентабельлелеген алу.
Һәр бишкөнлек йомгаклары буенча алдынгылар күчмә вымпел һәм акчалата премия белән бүләкләнә. Бу традиция быел да дәвам итә.
Беренче бишкөнлек йомгаклары буенча "Урожай" токымчылык заводы җәмгыяте игенчеләре бүләкләнде:
* Динис Фазлыев, Палесье КЗС 1218 комбайнында 6541 центнер ашлык суктырган;
* Илмир Галимәрдәнов - Макдон үзйөрешле чапкычның иң яхшы операторы, ул 1894 гектарда икмәк чаптырган;
* Азат Зарипов - Тукано ашлык җыю комбайнында 5905 центнер ашлык суктырган;
* Венер Сөләйманов - иң яхшы йөк ташучы водитель, ул 636 тонна ашлык ташыган.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев ярыш алдынгыларын котлады һәм аларга вымпеллар тапшырды.
Барлык игенчеләргә ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телибез.
Урып-җыю дәвам итә.