Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь 2024, 11:15

Басуларда кызу эш бара

Район хуҗалыклары кырларында иртәдән кичкә кадәр 146 комбайн эшли. Комбайнчылар арасындагы ярышларга йомгаклар ясалды.

Басуларда кызу эш бараБасуларда кызу эш бара
Басуларда кызу эш бара

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев хуҗалык кырларында булды, иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне котлады һәм грамоталар, акчалата премияләр тапшырды.

Алар арасында «Урожай» җәмгыяте комбайнчылары - Динис Фазлыев, Азат Зарипов һәм Флорит Газетдинов бар.

Игеннәрне теземнәргә салучы механизаторлар арасында - Фәнис Гыйльметдинов, ашлык ташучы водительләр арасында Филүс Нуриәхмәтов лидер булды.

Илдар Нәбиев барлык көч салучыларга тырыш хезмәтләре өчен изге теләкләр җиткерде. Игенчеләр бүләкләрне рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.

Чыганак

Басуларда кызу эш бара
Басуларда кызу эш бара
Басуларда кызу эш бара
Басуларда кызу эш бара
Басуларда кызу эш бара
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас