Шул ук вакытта салкыннар башланганчы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыру буенча актив эш алып барыла.
Быел бөртеклеләр 54565 мең гектар мәйданны биләде. Хәзерге вакытта урыннарда кукурузны силоска салу, шикәр чөгендере алу, көнбагыш уру эше дәвам итә.
Әлеге вакытта урыннарда көнбагыш уруның гөрләгән чагы.
Бераз фән өлкәсенә кагылып китсәк, көнбагыш - лецитин чыганагы. Аның мае - Е витамины микъдары буенча «чемпион». Медицинада көнбагышның кырый таҗларын, яфракларын һәм маен файдаланалар.
Көнбагышны авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында, күп кенә бакчаларда күрергә мөмкин. Кояштай сары матур чәчәге белән бакчаны ямьләп утырган үсемлекне, көнбагыш чиртергә яратмаган кеше юктыр.
Белгечләр раславынча, һавада минималь дымлылык күзәтелүе югары табышлы көнбагыш культурасын җыеп алу өчен уңайлы чор булып тора. Безнең районда бу культура 4081 гектар мәйданда үстерелде. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 октябрьгә 4669 т тулай җыем алынып, гектар куәте 17 центнер тәшкил итә.
Башкорт аграр-технология колледжының ярдәмчел хуҗалыгында көнбагыш культурасы 83 гектарда игелде. Тыгыз көнбагыш кәрзиннәре бер-берсенә сыенып утырган басуны “Нью-Холланд-65”, “Нью-Холланд-56” комбайннарында колледжның алдынгы комбайнчысы Индус Шәйхелисламов һәм талиблар урган.
–Көннәр аяз торуыннан файдаланып калдык. Вакытында уңышны җыйнап, амбарларга кайтардык. Хәзер бар көч аны киптереп, саклауга кую. Көнбагышның да, бөртекле культуралар кебек, үзенчәлеге бар. Суктыру артык озакка сузылса, көнбагышның сыйфаты төшә, коелу ихтималы зур. Димәк, салган хезмәтеңнең бер өлеше юкка чыга, дигән сүз. Чәчкәннән соң әле, чәчтем дә котылдым түгел, рәт араларын берничә кат эшкәртеп, ашламасын, чүп үләннәренә каршы гербицидын кертергә кирәк, - дип аңлата колледж директоры урныбасары Алсун Шәйхетдинов.
Колледж механизаторларының тырыш хезмәт нәтиҗәләренә сокланырлык - “КамАЗ” автомашинасы белән Рөстәм Мәгъданов, Илдан Садыйков “кара” уңышны өлгертеп ташып торган. “ЗАВ-20” һәм киптерү агрегатында Әнвәр Шәяхмәтов, Альберт Закиров чистарткан, күп тонналы үлчәгечтә төгәл учет алып барган.
Көнбагыштан гектар куәте уртача 15 центнер булган. Вакыт белән исәпләшеп тормыйча, “кара” уңышны тизрәк киптереп, урнаштыру хәстәрен күргәннәр. Менә шулай, биредә бердәм булып нәтиҗәле хезмәт салалар.
Хуҗалыкта көнбагышның ике төрле сорты үстерелгән. Киләсе елда туфракны үз иткән шул сортлар чәчеләчәк, чөнки ул уңыш бирүчәнлеге белән өстенлеккә ирешкән. Әнә шулай хуҗалыкта көнбагыш үстерүнең дә бөтен серләренә диярлек төшенгәннәр: чәчү әйләнешенә кертеп, участок сайлап алу һәм чәчүдән башлап суктыруга кадәр төгәл эш тәртибе билгеләнгән.
–Иң мөһиме – уңышны җыеп алганда югалтуларны булдырмау һәм орлыкны черүдән сакларга кирәк. Шуның өчен бу үсемлекнең биологиясен, өлгереш чорын исәпкә алып эш итәргә кирәк, – ди Алсун Әнвәр улы.
Киптерелгән көнбагыш Чишмә май сыгу заводына озатыла. “Кара” уңыш үзен акларлык бәягә сатылып, хуҗалыкка шактый табыш кертер, дип ышанып, тырыш хезмәт салалар бүген биредә.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.