Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
5 ноябрь 2024, 05:40

КОТЛЫЙБЫЗ!

Уфада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне хезмәтләре мактаулы һәм әһәмиятле булганнарны хөрмәтләделәр.

КОТЛЫЙБЫЗ!КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

Үзләренең лаеклы бүләкләрен алган агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә тирән хөрмәт. Район агросәнәгать комплексының түбәндәге хезмәткәрләренә орден, медаль, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм исемнәр тапшырылды.

Салават Юлаев ордены белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

-Наил Кашапов - "Ремонт-техник предприятие" җәмгыяте директоры.

-Альберт Рамазанов - крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы.

Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы Рәсим Мөхияровка тапшырылды – Куйбышев ис.кооперативы водителе.

"Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә түбәндәгеләр лаек булды:

-Азат Мөхәммәтов - Куйбышев ис. кооперативы бригадиры.

-Данил Тимерханов - М. Гәрәев ис. кооперативының комплекслы бригада бригадиры.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломы белән «Мир» җәмгыятенең баш зоотехнигы Илдар Нургалиев бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгының гади хезмәтчәннәре һәрвакыт хөрмәттә булсын һәм булачак, аларның хезмәте бәяләп бетергесез! Һәммәсенә дә ныклы сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын, ә лаеклы бүләкләргә ия булучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иминлек телибез.

Чыганак

КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас