Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2024, 06:50

Беренче планда - сыйфат

Илдар ЯЛАЛОВ, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Хуҗалыгыбыз бөртекле культураларның оригиналь һәм элиталы орлыкларын җитештерүгә махсуслашкан. Әлбәттә, сыналган элиталы сортлар чәчәбез.

Беренче планда - сыйфатБеренче планда - сыйфат
Беренче планда - сыйфат

Хуҗалыкта барлыгы 1220 гектар сөренте җир бар. Быел басуларда үрчетү өчен язгы бодайның - Ульяновская-105, Хазина, Никон, 100 лет ТАССР, арпаның - Тевкеч, Памяти Чепелева, карабодайның - Яшьлек, солының - Драгун, сояның Артика сортлары игелде.

Уңышларга ирешү өчен дәүләт реестрына кертелгән орлыклар булу мөһим. Шуңа күрә Башкортстан Респбуликасы фәнни-тикшеренү институлары белән килешү буенча эшлибез. Алар, үз чиратында, сынауга яңа перспектив линияләр һәм сортлар тәкъдим итә.

Агымдагы елда бөртеклеләрдән 2987 ц тулай җыем алдык, гектар куәте – 25 ц.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас