Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2024, 06:30

Эш даирәсен киңәйттек

Гыйлемҗан ГАЙНЕТДИНОВ, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Бүгенге көндә коллектив 38 хезмәткәрне берләштерә. Сезонлы эш вакытында аларның саны 88гә җитә.

Эш даирәсен киңәйттекЭш даирәсен киңәйттек
Эш даирәсен киңәйттек

Агымдагы елның урак чорын югалтуларсыз үз вакытында башкарып чыктык. Хуҗалык буенча барлыгы 6500 гектар сөренте җирләре исәпләнеп, анда бдай, арпа, борчак, соя, карабодай, рапс, ак горчица, көнбагыш культураларының уңышын җыеп алдык. Быел мәйданнарны киңәйтеп, Бүздәк районында 5 мең гектарда рапс, карабодай, ак горчица үстердек һәм мул гына уңыш тупладык. Ел саен орлыкны үзебез әзерләп, элита белән эш итәбез. Киләсе елда яңа төр оригиналь орлыкларны үрчетүне планлаштырып, аларны кайтаруга акчалар күчерелде.

Терлекчелек тармагы да табышка эшли. Бүгенге көндә КФХда 400 баш симменталь, абердин ангус токымлы нәселле маллар, 300 баш ат асрала.

Хуҗалык уңганнары - комбайнчылар Рүзил Шакиров, Валерий Нафыйков, Александр Аплатонов, Баходир Җәлилов, Айнур Шакиров, Кирилл Сәйфуллин, водительләр Дамир Вахитов, Сергей Гаврилов, Фирдәвис Сәлемгәрәев, тракторчылар Тимернәҗип Локманов, Фәвәрис Садыйков, Рәфис Кашапов, Марсель Фәйзуллин үз көчен һәм тырышлыгын сала.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас