Гектар куәтен арттыру өчен чәчү нормасын үтәүгә аеруча зур игътибар бирдек. Бодай арпа, карабодай чәчүлекләре гербицид белән эшкәртелеп, барлык чаралар вакытында үтәлде. Соңгы елларда сатып алынган техникалар, төрле тагылма инвентарьләр мөһим кампанияләрне вакытында, сыйфатлы башкарып чыгарга тулы мөмкинлек бирә. Хуҗалыкның 3046 гектар сөренте җире исәпләнеп, агымдагы елда язгы бодай,арпа, арыш, борчак,карабодай культуралары игелде. Ашлыкның тулай җыемы 6379 мең 25,1 ц тәшкил итте.
Барлык басу эшләрен иртә яздан кара көзгәчә сыйфатлы итепбашкаруга уңган эшчәннәребез абыйлы-энеле Илшат һәм Фларис Кашаповлар, Флорит Газетдинов, Флүн Әзһәров, Рәмзил Насретдинов, Илшат Абдуллин, Рәмил Иргалин, Нәкыйп Садыйков тырышлык салды.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда Кужбахты авылында хуҗалык үз көче белән заманча, куәтле яңа «ЗАВ-40» һәм игеннәрне саклау өчен ике склад төзеде.