Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2024, 05:00

Исәбебез – сынатмаска

Җәмигънур МӨХТӘРОВ, «Маяк» кооперативы рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. “Маяк” җәмгыяте уңганнары терлекчелек һәм басучылык тармакларында яңа технологияләр куллану, язгы-көзге кыр эшләрен вакытында башкару - мөһим бурыч икәнен яхшы аңлап эш итә.

Исәбебез – сынатмаскаИсәбебез – сынатмаска
Исәбебез – сынатмаска

Соңгы елларда терлекчелек объектларын үзгәртеп кору буенча күләмле эшләр башкарылды. Әйткәндәй, терлекләр өчен яхшы шартлар булдырылып, ашату технологияләренә ныклы игътибар бирелә.

Бүгенге көндә барлыгы 828 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 335 баш савым сыеры асрала. 10 айда 1729 ц сөт (һәр сыердан – 6160 кг), 800 ц ит җитештерелде. Бу күрсәткечләргә ирешүгә сыер савучылардан Эльза Хәбирова, Рита Яхина, Фәридә Насыйпова, Ләйсән Габдрахманова, терлекчеләрдән Шомурат Азимов, Дильмурод Икромов, бозау караучылардан Финаһия Рафыйкова, Икбол Эсанова зур өлеш кертте.

Басучылык буенча да уңышларыбыз бар - барлыгы 43572 ц ашлык җыеп алынды. Гектар уңышы 16 цент-нер тәшкил итте. Бу җәһәттән Булат Әхмәтшин, Дамир Гайсин, Рафыйк Шәрәфетдинов, Рузил Кәшфуллин, Илдар Әхмәтшин, Наил Шәгалиев кебек уңганнарга таянабыз.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас