Быел да агротехник чараларны кулланып, үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алдык. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 18 ц уңыш алынып, тулай җыем 500 мең 20 центнерга җитте. Моннан тыш, җәмгыять орлыкчылык белән шөгыльләнеп, республика хуҗалыкларына югары репродукцияле орлыклар да сата. Киләчәктә дә хуҗалыкның икътисади хәлен яхшырту максатында аларга өстенлек бирәчәкбез. Шул исәптән, бодайның - Архат, Кинельская, Юбилейная, арпаның - Памяти Чепелева, Саша, карабодайның Светлана сортларына зур әhәмият бирелә. Кукуруз дамул уңышы белән сөендерде, һәр гектарыннан 200 ц тәшкил итте.
Терлекчелек тармагын үстерү өчен хуҗалыкта тиешле мөмкинлекләр булдырылган. Нәсел эшен уңышлы дәвам итәбез. Агымдагы елда 3 төркем тана әзерләп, һәрберсендә 50 шәр баш бәйләнде. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе буларак, агымдагы елның узган чорында барлыгы 1476 центнер ит җитештерелеп, маллардан тәүлеклек артым 705 грамм тәшкил итә. 23007ц сөт җитештерелеп, һәрсыерга ул уртача 5229 кг туры килә. Хуҗалыгыбызда тырыш, уңган, тәҗрибәле хезмәткәрләр көч сала.
Мал азыгы - печән, салам, силос, сенаж, фураж җитәрлек күләмдә хәзерләнде. Маллар җәйләүдән яхшылап ремонтланган торакларга кайтарылды.
Киләчәктә уңышларыбызны тагы да арттырырбыз, куйган максатларга ирешеп, елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамларбыз, дигән өмет белән эшлибез.