Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2024, 06:00

Максатка ирешеп

Раил ГАНИЕВ, «Мир» җәмгыяте директоры. «Мир» җәмгыяте узган чорны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен күтәренке кәеф белән каршылый.

Максатка ирешепМаксатка ирешеп
Максатка ирешеп

Малларны кышлатуга ныклы әзерлек белән кердек. Һәр шартлы баш малга 45,7 ц азык берәмлеге исәбеннән салам, силос, сенаж, печән җәйдән үк ферма янына тупланды. Бүгенге көнгә хужалык буенча көндәлек 27300ц сөт хәзерләнеп, шуның 23600 центнеры сатылды.

Хуҗалык эшчәннәре язгы-көзге кыр кампанияләрен оптималь срокларда башкарып чыгуны максат итеп куеп, зур тырышлык салды. Хуҗалыкның 6226 га сөренте җире булып, шуның 4300 гектарын бөртеклеләр биләде. Моннан тыш, 555 га көнбагыш, 356 га кукуруз культуралары игелде. Агымдагы елда 114842 ц тулай ашлык җыеп алынды. Гектар куәте 27 ц тәшкил итте. Игеннәр вакытында тазартылып, киптерелеп, келәтләргә урнаштырылды һәм җитәрлек күләмдә орлыкка әзерләп куелды.

Алдынгыларга килгәндә, комбайнчылар Илгизәр Сәфиуллин, Фикус Заһиров, Фир-дәт Ситдыйков, механизаторлар Нияз Фәттахов, Рөстәм Шәрәфуллин, Салават Габдрахманов, Илфак Калкаманов, Нәсхәт Гыйльметдинов, Фларис Закиров, сыер саву операторлары Рәфинә Басыйрова, Гөлчәчәк Идрисова, Әлфия Миркасыймова, Розалия Даянова, терлекчеләр Фоат Миңнеханов, Валерий Алфинов, Минзилә Әхмәтшина, Гөлназ һәм Фларит Нурыйәхмәтовлар - җәмгыятебезнең үрнәкле эшчеләре.

Арытаба да эшчәнлегебезне оешкан төстә алып барырга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә өметебез зур. 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас