Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2024, 05:15

Һәр чараны - вакытында

Рәвис ЗАРИПОВ, «Илеш МТС» җәмгыяте директоры, Башкортстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе. Агымдагы ел игенчеләр өчен төрле сынаулар куйса да мул гына уңыш җыеп алуга ирештек.

Һәр чараны - вакытындаҺәр чараны - вакытында
Һәр чараны - вакытында

«Илеш МТС» җәмгыятенең барлыгы 1539 га сөренте җире булып, агым-дагы елда 515 га мәйданда бөртекле культуралар игелеп, 11680 ц ашлык җыеп алынды. Гектар куәте – 21 ц. 407 га мәйданны биләгән шикәр чөгендеренең уңышы 400 ц тәшкил итте. Тулай жыем 162800 ц тәшкил итте.

Техникабыз - төзек, яңа, чөнки техника паркын яңартуга җитди карыйбыз. Алдынгы комбайнчылар, уңган механизаторлар, тәҗрибәле водительләр һ.б. эшләренә җаваплы карап, елның-елында мул уңыш алуга зур өлеш кертә.

Терлекчелек тармагын үстерү буенча да максатлы эш алып барыла. Теләкәй товарлыклы сөтчелек фермасында ел башыннан 10810 ц җитештерелеп, “Илешмолоко” җәмгыятенә беренче һәмюгары сортлы продукция озатыла. Терлекчелекнең киләчәге яшь үрчем алуда булуын аңлап, әлеге юнәлештә дә нәтиҗәле эшлибез. Узган чорда 145 бозау алынып, аның сакланышы яхшы. 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас