Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2024, 04:20

Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә

Айдар МӨХӘРЛӘМОВ, «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте директоры, Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргәСүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә
Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә

Республикада заманча авыл хуҗалыгы предприятиеләре, индустриаль тибындагы предприятиеләр саны арта бара, аларда комплекслы чаралар кулланылып, заманча терлекчелек биналары төзелә, инновацион җиһазлар, технологияләр һәм нәселле терлек сатып алына.

Шундый инвестицион проект - сөт комплексы безнең «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятендә нәтиҗәле эшли. Безнең хуҗалык елның-елына югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп, һөнәри бәйрәмебезне якты йөз белән каршылыйбыз. Хуҗалыкның барлыгы 10727 гектар җире бар, шуның 10000 га – чәчүлекләр. Җәмгыять буенча агымдагы елда һәр гектарга 110 кг минераль ашлама кертелде. Алдынгылар рәтендә килеп, быел да сынатмадык - ашлыкның тулай җыемы 170724 ц булды, уртача гектар куәте 36,6ц тәшкил итте. Кышкы бодайдан – 30,8, бодайдан –36,6, арпадан 36,4 ц уңыш алынды. Бу күрсәткеч буенча район хуҗалыклары арасында беренче урынга чыктык.

Малларны уңышлы кышлату максатында терлекләргә җиткелекле күләмдә мал азыгы хәзерләнде. Фермаларда барлыгы 4994 баш мөгезле эре терлек асрала. Узган Илгизәр Хәмидуллин, М.Гәрәев ис. кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе. чорда 147698 ц сөт, 5255 ц ит җитештерелде.

Әлбәттә, югары күрсәткечләр артында бар тырышлыгын, тәҗрибәсен салып, алны-ялны белми эшләгән хезмәтчәннәрнең өлеше зур. Атап әйтәндә, механизаторлар Инсаф Исламов, Айдар Бикчурин, Азамат Мөхәммәтдинов, Азат Зарипов, Денис Фазлыев, водительлләр Венер Сөләйманов, Рәвис Зарипов, машина белән сыер саву операторлары Юлия Шәңгәрәева, Гөлшат Нәбиева, бозау караучылар Анфисья Рамазанова, Зөһрә Бәдретдинова һ.б. хезмәте мактауга лаек.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас