Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Куйбышев ис.кооператив эшчәннәре һөнәри бәйрәмне хезмәт уңышлары белән каршылый. Елдагыча, һәр тармакта мөһим эшләр башкарып, яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Басучылык буенча туфрак эшкәртү, чәчү, минераль ашлама кертү чаралары тиешенчә һәм оптималь срокларда башкарылу нәтиҗәсендә мул уңыш алдык. Агымдагы елда барлыгы 94561 ц ашлык җыеп алдык. Мал азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнде, ул һәр шартлы баш малга 45 центнер туры килә. Тәҗрибәле комбайнчылар техника ватылуга, өзеклеләргә юл куймады. Кооператив уңганнары Василий Собарь, Анфер Шаморатов, Данис Әзиһамов, Халит Рахманов басу эшләрендә - алыштыргысыз.
Югары һәм Түбән Череккүл фермаларында бүгенге көндә мал торакларына тиешле ремонт үткәрелеп, стеналары агартылган, тирес чыгару механизмнары яңартылганган. Биредә кышлатуны имин уздыру, терлекләрнең сакланышын тәэмин итү өчен тырышлык салына.
10 айда хуҗалык буенча 48775 ц сөт, 2322 ц ит җитештерелде. Алдынгы сыер саву операторлары Зирина Әхмәтова, Алия Мөхәмәтҗанова, Оксана Сәйфуллина, Гүзәл Авзалова, терлекчеләр Әлфир Вахитов, Флүдә Зиннәтуллина, Гүзәллия Газетдинова мактауга лаек.
Бригада әгъзалары бу көннәрдә дә төрле эшмәшәкатьләр белән мәшгүль – терлекчелек продукциясе җитештерәләр, тырмалар һәм культиваторлар ремонтлыйлар.