Терлекчелек – авыл хужалыгында көндәлек табыш китерүче тармак ул. Моны яхшы аңлап, безнең М.Гәрәев ис. кооператив аны үстерүдә максатлы эш алып бара. Хуҗалыкта барлыгы 1623 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуның 500 - савым сыеры. Узган чорда 4496ц сөт җитештерелде, 665 баш бозау алынды.
Фермадагы терлекләр балансланган рацион нигезендә ашатыла. Хәер, моның өчен биредә барлык шартлар да бар. Нәтиҗәсе, узган ун айда һәр сыердан уртача 8892 кг сөт савып алып, 44460 ц тулай продукция җитештердек. Аның чисталыгы, майлылыгы даими контрольдә тотыла һәм ул 3,8-4,0 проц. майлылык белән Бәләбәй сөт комбинатына озатыла. Маллардан тәүлеклек артым, үрчем алу да үз дәрәҗәсендә оештырылган. Әлбәттә, болар барысы да - җитәчелекнең һәм терлекчеләрнең бердәм, бер максатта эшләве нәтиҗәсе.
Кооперативта 2893 гектар мәйданда бөртекле культуралар игелеп, 61430 центнер уңыш җыеп алынды. Мөһим чорларда – чәчүдә, уракта һәр механизатор үзе хезмәтләндергән техникага сакчыл караш булдырырга һәм төзек йөртергә тырышты. Әлеге вакытта басучылыкта кулланылган техниканы, тагылма инвентарьны кышкы саклауга кую, аларны язгы чәчүгә әзерләү, ремонтлау, көйләү, аерым узелларны һәм детальләрне консервацияләү эшләрен оештыру буенча чаралар күрелә.
Бәйрәм уңаеннан тырыш хезмәтчәннәр – машина белән сыер саву операторлары Земфира Гәрәеваны, Фәнүсә Дәүләтованы, Екатерина Әһадуллинаны, малларны ясалма орлыкландыру технигы Урал Хәмидуллинны, терлекчеләр Салават Әминевны, Ильмир Бәдертдиновны, механизаторлар Ильфир Гыйльдановны, Рәфил Кәлимуллинны, Рәсүл Солтангәрәевны, Зәбир Мусинны, Ленир Гәрәевны, Илгиз Мирсаяповны, Ришат Гаяновны, водительләр Раиль Сәлиховны, Ирек Сәмигуллинны, Салават Габдуллинны мактап телгә аласы килә.