Тәҗрибәле, үз эшен белеп хезмәт салучылар өчен эш шартлары булдырылып, техника паркы елдан-ел яңалары белән тулыландырылып тора һәм кыр эшләрекампаниясен вакытында башкарып чыгуда ярдәмгә килә. Быел урып-җыю алдыннан ике “Акрос” комбайны сатып алынды.
Хуҗалыкның барлыгы 5361 гектар сөренте җире бар. Агымдагы елда анда 1991 га язгы бодай, 2425 га арпа, 355 га карабодай, 500 га көнбагыш, 10 га бәрәңге үстерелде. Берьеллык үләннәр мәйданы 50 га тәшкил итте. Бөртеклеләрнең гектар куәте уртача 24,2 центнер булды. Ындыр табакларына 12 мең тонна ашлык кайтты.
Гомумән, басучылыкта дөрес алымнарны, заманча камилләшкән технологияләрне куллану, хезмәтчәннәрнең тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә табыш алу арытаба да дәвам итәр, дигән ышанычта калам.