Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2024, 05:40

Тотрыклылык юлында

Рим ШӘМСЕТДИНОВ, «Үзәк МТС» ДУАХП Илеш филиалы директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе. “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы игенчеләре һәр авыл хуҗалыгы кампаниясен тоткарлыксыз һәм югалтуларсыз башкара.

Тотрыклылык юлындаТотрыклылык юлында
Тотрыклылык юлында

Без беренчеләрдән булып башлыйбызһәм кыска срокларда тәмамлыйбыз, чөнки һәркем үз эшен сыйфатлы һәм намус белән башкара. Быел да хезмәтчәннәр сынатмады.Терлекчелек буенча мул продукция алуга ирешәбез.

Агымдагы елның ун аена 18167 тулай центнер сөт җитештерелеп, аның 16922 центнеры реализацияләнде. Һәр сыердан уртача савым 4542 кг тәшкил итте. Предприятиенең 7690 гектар сөрентеҗире булып, аның 1138 гектарында язгы бодайның Авиада һәм Гранни, 192 га арпаның – Прерия, 463 га кышкы бодайның -Московская-39, 357 га - Новоершовская, 290 га борчакның Нарат сортлары үстерелде. Агымдагы елда 7335 ц тулай ашлык җыеп алуга ирештек. Гектар куәте 23 ц тәшкил итте. Соңгы елларда техник культураларга өстенлек бирелеп, быел көнбагыш 1400 га, рапс 200 гектар мәйданда игелде.

Тәҗрибәле механизаторлар Әнис Шәйхразиев, Азамат Таҗетдинов, Илгиз Насыйпов, Сөләйман Әхмәтханов, Рәшит Габдрахманов, Фәйләс Сәлимов, Рәфис һәм Рәмис Габбасовлар, комбайнчылар Алмаз Хаҗиев, Алмаз Таймасов, Филүс Казыйханов, Илнур Газизов, Фирзәр Хәбиров, Денис Гыйльметдинов, Рәфис Ханкаев, Радмир Фәезов, водительләр Хафизов Наил, Азамат Мәхмүтов, Ринат Нигъмәтдинов - мактауга лаек.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас