Хуҗалыкның ике сөтчелек фермасы булып, аларда 970 баш мөгезле эре терлек асрала. Әлеге вакытта кооператив буенча көндәлек савым 46,9 центнер тәшкил итеп, сөт реализацияләү күләме – 46 ц. Хуҗалыкның барлык маллары өченҗитәрлек азык тупланып, кышкы шартларда эшләүгә әзерлек максатында барлык торакларга тиешле ремонт ясалды, гомумән, җаваплы чор уңышлы башланды.
Басучылык тармагына килгәндә, биредә дә сынатмыйбыз. Бөртекле культураларның һәргектарыннан 18,4 центнер уңыш алынып, тулай җыем 51 мең 844центнерга җитте. Кырбатырлары үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алуга лаеклы өлеш кертте.
Бәйрәм уңаеннан хуҗалык уңганнары – механизаторлар Азамат Йосыпов, Халит Латыйпов, Марсель Сәлимов, водитель Илгиз Баязитов, бригадирлар Ильнур Хәмидуллин, Рәмзил Галләмов һәм барлык савучылар, терлекчеләр адресына тик мактау сүзләре җиткерәсе килә.