“Агыйдел” җәмгыятендә бу җәһәттән бары тик тырышлар хезмәте ята. Хуҗалыкта 2170 гектарда - бодайның Ульяновская -105, 717 гектарда – арпаның Чепелева, 100 га – борчакның Салават, 308 га – арышның Чулпан-7, 511 га – кукурузның Камилла, Росс-199, КС-178, 605 га – солының Степлер, 430 га– көнбагышның НСХ– 8003, НСХ- 495 сортлары үстерелде. Басуларда тырыш хезмәт салып, уңышларны югалтуарсыз, үзвакытында келәтләргә кайтарган комбайнчылар Булат, Латыйпов, Зәбир Гаязов, Марат Бакиров, механизатор Олег Иванов, водитель Дамир Шәяхмәтов һ.б. тырышлыгы - бәяләп бетергесез.
Терлекчелеккә килгәндә, фермалар тиешенчә ремонтланып, маллар җылы торакларга кайтарылды. Янтуганда өч айга кадәр һәм алты айдан зуррак бозаулар асрала. Биредә һәм шулай ук Сүлте, Йонны фермаларының территорияләрендә агымдагы ремонт эшләре башкарылып, тулысынча тәртипкә китерелде. Барлыгы 13 савучы эшләп, алар үз бурычларына җаваплы карый.
Маллар яхшылап тәрбияләнеп, рационны баланслап ашатуга ныклы игътибар бирелә. Аларга ферментлар, катнашмалар белән баетылган азык ашатыла. Шул рәвешле, сөт 4,0 процент майлылыкта, беренче сорт белән “Молоко” җәмгыятенә озатыла. Кышлату чорының уңышлы нәтиҗәләрен кайгыртып, игенчеләр, механизаторлар җәйге чорда мул азык запасы булдырды.