Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2024, 06:40

Уңганнарга таянып

Альберт РАМАЗАНОВ, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Хуҗалык елдан-ел җитештерү куәтен арттыра барып, бүгенге көндә 1845 гектар сөренте җиребез бар.

Уңганнарга таяныпУңганнарга таянып
Уңганнарга таянып

Һәр гектарга 100 центнер исәбеннән (физик авырлыкта) минераль ашлама кертелде. Шул рәвешле, агымдагы ел-да 591 га – бодай, 495 га – арпа, 201 га – карабодай, 140 га – кукуруз, 80 көнбагыш игелеп, ашлыкларны югалтуларсыз җыеп алдык. Мөһим кампанияләрне үз көчебез белән башкарып чыгып, җирләр сөрелеп бетте.

Терлекчелек буенча да уңышлы эшчәнлек алып барабыз. Малларга җитәрлек күләмдә азык запасы тупланды. Хуҗалык буенча 209 мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуның 86сы - савым сыеры. Ун айда 4500 центнер сөт савып алдык.

Югары нәтиҗәләргә ирешүдә хуҗалык уңганнары Гөлшат Хәбибуллина, Гөлнара Габидуллина, Рита Абдуллина, Илгиз Габидуллин, Җәүдәт Фәтхетдинов, Фидан Йосыпов, Рәсил Сәлимов, Айнур Йосыпов лаеклы өлеш кертте.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас