Маяк
+25 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
8 Ноября 2024, 07:10

Вакыт кадерен белеп

Дамир ХӘСӘНОВ, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Хуҗалык эшчәннәре чәчү, урып - җыю кебек мөһим кампанияләр чорында көн – төн, сәгать белән исәпләшмичә тырыш хезмәт сала.

Вакыт кадерен белепВакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп

Бу җәһәттән үз эшенә җаваплы караучы уңганнарыбыз булганда хуҗалык үз позициясен югалтмыйча, алга бара.

Хуҗалыкның 550 гектар сөренте җиренең 80 гектары - печәнлек, 80 гектары көтүлек өчен тәгаенләнгән. Үз вакытында кыр эшләрен башкарып чыгып, алтын бөртекләр белән келәт буразналарын тутырдык.

Мөһим кампанияләрне үз көчебез белән башкару өчен техникабыз сафта һәм ватылуларсыз эшли – бер «МТЗ - 12.21», өч «МТЗ-82» тракторлары, барлык тиешле корылмалары белән ике «Дон-1500» комбайны, ике «ЗИЛ-130” автомашиналары бар. Терлекчелек тармагына килгәндә, 180 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуның 65е - савым сыеры. Узган чорда 2500 центнер сөт җитештерелеп, ул «Илишмолоко» җәмгыятенә тапшырылды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас