Хуҗалык коллективын тырыш хезмәтчәннәр берләштерә. Рифкат Сәетмәгърупов, Алексей Кучубаев, Фәрит Мирзаянов кебек уңганнарыбыз - һәр эштә терәк.
Барлыгы 1500 гектар сөренте җире булып, анда бодай - 600, арпа - 500, карабодай – 300, солы 100 гектар тәкшил итә. Технологияләрне төгәл үтәп, бәрәкәтле туфракка ашлама керткәч, культуралар да яхшы уңыш бирә.
Бар эшләр мехникалаштырылган. Техника паркын 3 “Палессе” комбайннары, 3 “К-700”, 3 “МТЗ-82” тракторлары берләштерә. Үстерелгән уңыш үзебездәге һәм Дүртөйле элеваторында саклана, киләчәктә реализацияләү планлаштырыла.
Әйтергә кирәк, хуҗалыкта барысы да тотрыклы һәм план буенча бара. Хуҗалыгыбыз елдан-ел үсешә, әкренләп матди-техник базаны яңартабыз.