Урып-җыю кампаниясендә игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуга күп көч салдык. Нәтиҗәдә, бөртекле культураларның һәр гектарыннан 18,2 центнер уңыш алынып, тулай җыем 23510 центнерга җитте. Бодайның – Нерда, кышкы бодайның – Башкирская-10, арышның - памяти Кунакбаева сортлары игелде һәм орлыклар кондициягә җиткерелеп, саклауга салынды. Шуны да билгеләргә кирәк, узган елда Игмәт авылында тагы бер яңа ашлык саклагыч төзелеп, эксплуатациягә тапшырылды.
Соңгы көзге кыр эшләре, басуларны сөрү тәмамланды.
Бәйрәм уңаеннан җәмгыятьнең уңган эшчәннәреннән – механизаторлар Рәсил Гыйлемҗановны, Марат Дооткуловны, Азат Максютовны, ашлык чистарту машиналары машинисты Рәвис Рәфыйковны мактап телгә аласы килә.