Агымдагы елның 10 аенда районда 49 мең тонна сөт җитештерелгән, ә бер сыердан уртача савым якынча 7 мең килограммга җитә. Шуның нәтиҗәсендә район республикада сөт җитештерү буенча алдынгы урыннарда тора.
Сөт саву буенча алдынгы терлекчеләр рәтендә:
-«Урожай» токымчылык заводы " җәмгыяте.
-Куйбышев ис.кооператив.
-М.Гәрәев ис.кооператив.
-«Агыйдел» җәмгыяте.
Машина белән сыер савуның алдынгы операторлары хезмәтен аерым билгеләп үтәргә кирәк:
* Гөлшат Нәбиева – “Урожай» токымчылык заводы” җәмгыяте.
*Земфира Гәрәева - М. Гәрәев ис.кооператив.
* Оксана Сәйфуллина - Куйбышев им. Кооператив.
* Эльза Хәбирова – “Маяк” җәмгыяте.
* Олия Исламова - «Мир» җәмгыяте.
Ел башыннан аларның һәркайсы бер сыердан 8 мең килограммнан артык сөт савып алган. Бу сөтчелек тармагында яхшы нәтиҗә. Ун ай йомгаклары буенча районда тере үлчәмдә ике мең тоннадан артык терлек һәм кош ите җитештерелгән. Район буенча уртача тәүлеклек артым 700 граммнан артып китә.
Районның иң яхшы терлекчеләре арасында:
* Зөһрә Бәдертдинова - “Урожай”токымчылык заводы” җәмгыяте.
* Урал Сираев – Куйбышев ис.кооператив.
* Илгиз Гыйльметдинов - 22 Партсъезд ис. кооператив.
* Валерия Алчинова - «Мир» җәмгыяте.
* Рима Ахунова - «Агыйдел»җәмгыяте.
* Салават Аминев - М.Гәрәев ис.кооператив.
Көтүне яңарту өчен 471 баш нәселле башмак һәм тана сатып алынды, шулай ук үз хуҗалыкларыннан 2600 баштан артык башмак малы әзерләнде.