Фермада хезмәтләрен яратып башкаручы өч сыер савучы көч сала. Һәр савучы төркемендә 50шәр сыер хезмәтләндерә. Ләйсән Әмирҗанова ун айда барлыгы – 4100, Әлфисә Фәррахова –3603, Раушания Газизова -3107 центнер сөт савып алган. Болар – савучыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Гомумән, үз эшенә үтә җаваплы караган ферма мөдире Фәвис Әмирҗанов җитәкчелек иткән коллективта һәркем үз бурычын таләп ителгәнчә башкарырга тырыша.
Теләкәй товарлыклы-сөтчелек фермасына килеп керү белән тәртип күзгә ташлана. Ферма буенча барлыгы 350 мөгезле эре терлек исәпләнеп, алар тиешле шартларда тәрбияләнә. Биредә сыер, бозау, тана торакларында агымдагы ремонт эшләре башкарылып, тәртипкә китерелгән. Тораклар - чиста, җылы, коры, иң мөһиме, продукция җитештерү өчен тиешле шартлар бар. Әлеге вакытта коллектив көн саен 36 ц сөт савып ала. Савым сыерларына печән, салам, сенаж, силос, катнаш-азык, патока, түп бергә кушылып, «Хозяин» агрегаты белән салына. Әлеге эш механизатор Рәсил Гарифуллин һәм Илнур Сәфиуллинга ышанып тапшырылган. Әйтергә кирәк, катнашазык җәмгыятьнең үзендә эшләнә.
Терлекчеләр, нигездә, тәҗрибәле. Шуңа күрә дус, үзара аңлашып эшлиләр. Хезмәтен күңел җылысын биреп башкаручы Фирүзә Шакирова бозаулар карый. Аның төркемендә – 30 баш яшь үрчем. Сөт саву операторы Финат Ганиуллин да эшен җиренә җиткереп башкаруы, җаваплылыгы белән аерылып тора. Малларны ясалма орлыкландыру технигы Эрик Калләмиев та беренче көннән алып, үз эшенең җаваплы булуын аңлап, аны намуслы башкарырга тырыша.
Хезмәт хакына килгәндә, җәмгыять җитәкчелеге аны үз вакытында түли, өзеклекләргә юл куелмый. Шуңа күрә терлекчелек тармагы хезмәткәрләре эшкә чәмләнеп йөри, көн тәртибе дә төгәл үтәлә.
Гомумән, продукция җитештерү өчен тиешле шартлар булдырылып, тырыш хезмәткәрләр тир түккәндә, тармак, әлбәттә, үсеш алуын дәвам итәр. Алдагы көннәрдә дә җәмгыять уңганнары сынатмас, һәр эшне тиешле дәрәҗәдә оештырыр, дип ышанасы килә.
Лира ШАМИЛЕВА.