Агымдагы елда да район хуҗалыклары басуларында иртәнге сәгатьләрдән алып, кичке караңгыга кадәр комбайннар һәм машиналар гөрелтесе тынмады. Көч һәм тир түгеп, зур чыгымнар белән үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен көрәште игенчеләр.
Традициягә ярашлы, ел саен биш көн саен йомгак ясалып, район буенча җиңүчеләр билгеләнеп, аларга күчмә вымпел һәм акчалата премия тапшырылды.
Кыр батырларыбыз: фотода-сулдан-уңга:
-«Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең 30 елдан артык хезмәт стажына ия булган Азат ЗАРИПОВ үзенең кыр корабында басу киңлекләрен иңләп, 39988 центнер ашлык суктыруга иреште.
-“Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең уңган механизаторы Динис ФАЗЛЫЕВ “Палесье КЭС-1218” комбайны бункерыннан 21714 ц иген бушатты.
-“Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең тәҗрибәле механизаторы Илмир ГАЛИМӘРДӘНОВ “МакДон” үзйөрешле чапкычы белән 3155 гектар мәйданда игеннәрне тезмәләргә салды.
-“Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә намуслы хезмәт салган Фәнис ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ урак вакытында 3093 га мәйданда эш башкарды.
-“Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең “КамАЗ” водителе Венер СӨЛӘЙМӘНОВ мөһим кампаниядә өлгерлек күрсәтеп, 1483тонна ашлык ташыды.
-“Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгында озак еллар хезмәт салучы комбайнчы Флорит ГАЗЕТДИНОВ көзге басу эшләрендә үзе хезмәтләндергән комбайн бункерыннан 19280 центнер иген бушатты.
-М.Горький ис. кооперативның тәҗрибәле комбайнчысы Тәлгать МАЛИКОВ “NOVA” комбайны белән 11033 центнер ашлык суктырды.
-М.Горький ис. кооперативның уңган механизаторы Хисаметдин СӘХӘВЕТДИНОВ үзе хезмәтләндергән “NOVA” комбайны бункерыннан 13034 центнер иген бушатты.
-“Агыйдел” җәмгәятенең «КамАЗ» водителе Дамир ШӘЯХМӘТОВ та үзенә йөкләтелгән бурычка намуслы караш булдырып, җитезлек күрсәтте, 2823 тонна ашлык ташыды.