Әйткәндәй, 2020 – 550 млн., 2021 - 585 млн., 2022 - 551млн., 2023 -560 млн. сумлык төрле маркадагы авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Ел дәвамында район АПКсын техник һәм технологик модернизацияләү чараларын тормышка ашыруга 400 млн. сумнан артык акча тотынылды. Югары җитештерүчәнле унбер трактор, алты ашлык җыю комбайны, ике мал азыгы җыю комбайны, ике үзйөрешле чапкыч, культиватор, киң колачлы тырмалар, тирән сөрә торган сабаннар, Росагролизинг буенча 72 млн.сумлык техника алынды. Бу җәһәттән “Урожай” токымчылык заводы, “Мир”, “Агыйдел, Куйбышев ис. җәм-гыятьләрдә, М.Гәрәев ис., XXII партсъезд ис. кооперативларда, “Игенче”, Г.Гайнетдинов, И.Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыкларында актив эш алып барыла.