И.Ялалов, А.Рамазанов, Г.Гайнетдинов, И.Ихсанов, М.Шәймөхәмәтов, Д.Хәсәнов крестьян-фермер хуҗалыклары күрсәткечләр буенча иң югарылардан санала. Алар авыл хуҗалыгын үстерүгә, продукция җитештерүгә үзләренең лаеклы өлешен кертә. Мәсәлән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, гомум алганда, 12140 эре терлек, 3340 савым сыеры, 4280 – сарык һәм кәҗә, 156 – ат, 37297 кош-корт асрала. Һәр елны 27871 ц ит, 210456 ц сөт җитештерелә. Ел башыннан һәр сыердан уртача 6301 кг сөт савылган. 6 КФХда малларны ясалма орлыкландыру кертелгән, аларда алты хезмәткәр эшли, ә калган КФХларда районның «Партнер» мәгълүмати - консультация үзәге каршындагы кооператив хезмәт күрсәтә.