“Үзәк” МТС җәмгыяте базасында бүгенге көндә хезмәт кайный. Көздән үк биредә басуларда игеннәрне, мал азыгы культураларын игүдә, хәзерләүдә катнашкан тракторлар, тагылма инвентарьлар тәртипкә китерелә, ремонтлана.
Техникаларны запас частьләр белән тәэмин итү оештырылган. Мтслылар, һәрвакыттагыча, техника төзекләндерү, ремонтлау эшләрен югары дәрәҗәдә алып бара.
Бүгенге көндә бар төр техника саклауга куелган. Машина-трактор мастерскоенда бер “МТЗ-82” тракторның двигателенә, тизлек тартмасына капиталь ремонт башкарылган. “Джон-Дир-8430” тракторының алгы мосты карала. Җәмгыятьтә барысы да заманча техника: «Джон-Дир -8430», “Мес- си Фергюссон”, “Бюлер Версатайл”, «Нью Холланд-65» һ.б. 40 данәдән артык тракторлар бар. Техникалары барысы да җитештерүчәнле, чыдамлы. Ремонт барышына Азамат Таҗетдинов, Фәйләс Сәлимов, Руслан Даутов, Сөләйман Әхмәтханов, Рәшит Габдрахманов, Филүс Казыйханов, Алмаз Таймасов сыйфатлы тотынган.
Бүгенге көндә җәмгыять уңганнары 300 гектарлы басуда кукуруз суктыру белән мәшгуль. Җәмгыятьнең баш инженеры Ранис Кадраев билгеләвенчә, уңышы куандыра – һәр гектардан 90 центнер алына. Анда Алмаз Таймасов, Рөстәм Хуҗиев, Денис Гыйльметдинов, Рәфис Ханкаев, Алмаз Хаҗиев, Владик Исанов, Илнур Газизов “Нью-Холланд-65”, “Челленджер-670” куәтле тракторларында тырышлык сала.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип юкка гына әйтмиләр. Мтслылар бу әйтемне яхшы белә. Шуңа яздан җир куенына салыр өчен иң яхшы, иң сыналган сортлы орлыкларны гына чәчүне планлаштыра. Җәмгыятьтә язгы кыр эшләренә җәлеп ителүче техника һәм чәчү комплекслары механизаторлар белән тәэмин ителгән. Һәр механизаторга ачкычлар, кирәкле кораллар җыелмасы, аптечка һәм махсус кием бирелә. Күп очракта нәкъ менә җитәкчелек тарафыннан игътибар җитмәү эшкә булган дәртне сүндерә, күңелне төшерә. Ә «Үзәк» МТСында бу җәһәттән кытлык кичерелми.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.