Маяк
+25 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
6 Декабря 2024, 05:00

Бәхетләре туган туфракта

Авыл эшчәннәре өчен елның һәр мизгеле җаваплы. Язгы кыр эшләре тәмамлануга яшел диңгез шикелле булып печән өлгерә. Яшел массаны чабып төргәкләү, кипкән печәнне фермаларга ташу эшләре төгәлләнүгә башка мәшәкатьләр көтеп тора.

Бәхетләре туган туфрактаБәхетләре туган туфракта
Бәхетләре туган туфракта

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре билләрен турайтырга да өлгерми, иркен басу кырларда күкрәп үскән мул уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Арытаба терлек азыгы хәзерләү – сенаж салу башлана. Аяз көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, мөмкин кадәр тизрәк кыр эшләрен башкарып чыгу, механизаторларның эшкә җаваплы каравына бәйле. Бу җәһәттән “Илеш” кооперативы җитәкчеләре агалы-энеле Сәрваровларга зур өметләр баглый, чөнки алар икесе дә уңган, тырыш механизаторлар.

Фирүс һәм Рәмил Илеш авылында Сәлимә һәм Флүс Сәрваровларның тату гаиләсендә дөньяга киләләр. Үскән чакта әтиләренә булышып йөреп, техника белән кызыксыналар. Илеш урта мәктәбен тәмамлагач, хәрби хезмәткә алынып, туган ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтәп кайталар һәм ике дә уйламый туган колхозларында эш башлыйлар. Үзләре хезмәтләндергән техниканы һәрвакыт төзек йөртәләр. Басуда кызу эш барганда Рәмил “Палессе” комбайны белән ашлык суктырса, Фирүс ”МТЗ-82” тракторы белән салам рулоннарын өйде, басудан ындыр табагына ашлык ташыды. Яздан көзгә кадәр армый - талмый эшләп, авыл хуҗалыгы икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертәләләр. Җир кадерен, икмәк тәмен белеп үскән егетләр һәр кушылганны төгәл үти, шуңа да җитәкчелек аларга зур ышаныч белән карый. Тырышлыклары тиешле бәһаланды аларның, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының, муни-ципаль район хакимиятенең, кооперативның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Хезмәт кадерен белеп яшәгән ут күршеләрем, үземнең укучыларым Фирүс һәм Рәмил белән горурланам, аларга уңышлар телим.

Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА. Илеш авылы.

Бәхетләре туган туфракта
Бәхетләре туган туфракта
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас