“Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгында техника ремонты тәмамлану алдында. Аерым узеллар, тагылма агрегатлар ремонтланган. Ремонт эшен тиз арада төгәлләп, һәр техниканы әзерлек сызыгына куюны планлаштыра игенчеләр.
Кышкы чорда тагылма инвентарьга ремонт үткәрү өчен махсус звенолар оештырылган. Ул тимерче, эретеп ябыштыручы, токарь һәм башка механизаторларны берләштерә. Алар чәчү агрегатларының төзеклеген тәэмин итү иң төп бурычларның берсе булып торуын аңлап эш итә.
Запас частьләр сатып алу өчен идарә тарафыннан 1 млн. 300 мең сумга якын акча бүленгән. Авыл хуҗалыгы машиналары кардан ачылган мәйданчыкларга тезелгән.
Ремонтчыларга тиешле эш шартлары булдыру хәстәрлеге күрелгән. Ремонт ябык биналарда башкарылган. Тәжрибәле механизаторлар Флорид Газетдинов, Альберт Сәгабиев, Мурад Ганиев, Илфат Гыйльванов, эретеп ябыштыручы Дамир Сәфиуллин бар төр техниканы таләпләргә җавап бирерлек итеп ремонтлау өчен тырышкан.
Хужалык язгы кыр эшләренә, нигездә, әзер дип билгели барлык ремонт эшләрен ныклы контрольдә тотучы КФХ житәкчесе Рәмил Ганиев.
-Техника ремонтын көздән үк актив темпта башлаган идек. Беренчеләрдән булып, тырмаларны чүкеп әзерләп куйдык. Яңа елдан соң кәтүкләрне, культиваторларны, чәчкеч агрегатларын ремонтладык. Һәр агрегат, һәр техника механизаторларга беркетелгән. Ашламалар, ягулык-майлау материаллары туплана. Язгы кыр эшләре тоткарлыксыз, ватылуларсыз, исән-имин үтәр, дип ышанып калам, - диде ул.
-Ремонтка җаваплы карыйбыз, чөнки техниканы сафтан чыгарырга ярамый. Һәр нәрсәгә сакчыл караш булганда гына максатка ирешеп була. Ә безнең максат – җитештерүчәнле эшләп, оптималь срокларда киләчәк уңышка нигез салу, - ди хуҗалыкның тәҗрибәле һәм мактаулы механизаторы Флорид Газетдинов. Ул 35 елдан артык гомерен туган хуҗалыгын үстерүгә багышлаган чын җир кешесе. Бүген ул үзе хезмәтләндергән “Т-150” тракторын язгы чәчүгә тулысынча әзерләгән.
Хуҗалык уңганнары алдында барлыгы 3040 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкару бурычы тора. Аны сыйфатлы һәм үзвакытында үтәп чыгар өчен житәкчеләр тарафыннан бар шартлар да тудырылган, механизаторларның кәефләре яхшы, эшләре көйле бара. Димәк, нәтижәләр дә югары булыр, дип өметләнәбез.
Лира ГӘРӘЕВА.