

Биредә белгечләрнең һәм механизаторларның тырыш хезмәте, техниканың көйле эшләве нәтиҗәсендә билгеләнгән бурычлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу җәһәттән игенчеләрнең төп ярдәмчесе булган авыл хуҗалыгы техникаларын, тагылма инвентарьларны әзерләү биредә көздән үк башланган, алар вакытында ремонтланып, көйләнгән, шуңа күрә дә техника карауларын уңышлы үтеп, бүгенге көндә басу киңлекләрен иңли. Кадрлар белән проблема юк, һәр техника механизаторлар белән комплектланган.
Без барганда басулар трактор гөрелтесенә күмелеп, чәмле хезмәт кайный иде. Хуҗалыкның барлыгы 2999 гектар сөренте җире булып, анда бодай, арпа, борчак, карабодай, люцерна культураларын чәчү планлаштырыла. Кыр батырлары борчак белән арпага нигез салуны башлаган инде. Җиргә орлык төшкәнче иң тәүдә, басуларда Илдус Гайсин белән Морад Ганиев туфракны культивацияли. Арытаба механизаторлар Илшат Кашапов, Шәмсеәхмәт Сәхәбиев, Флорид Газетдинов, Фларис Кашапов, Альберт Сәхәбиевлар чәчү агрегатларын таккан тракторларны хезмәтләндереп, мөһим компаниягә үз өлешләрен кертә.
Чәчү агрегатларын орлык белән тулыландырып тору - Рәмзил Насыртдинов, Рәзил Шәехов, Алмаз Миңнемуллин, Флүн Әзһаров, Булат Кәримов, Азат Миңнемуллин, Рәиф Хәйруллин һәм Рәмир Камаловка йөкләтелгән. Алар артыннан Рүзил Әзһаров белән Илфак Гыйльванов чәчүлек мәйданнарын кәтүкли. Орлыкларны басуларга җилдәй җитез водительләр Рәмил Иргалин, Нәкыйп Садыйков, Динар Гарипов ташып тора. Машиналарга аларны Илнур Шәяхмәтов белән Зәниф Хафизов тиз арада төяп җибәрә. Кыр батырларын Любовь Мөхәммәтҗанова ике тапкыр җылы аш белән сыйлый.
-Иген басуларында дымның никадәр кадерле булуын механизаторлар яхшы аңлый. Җир җитешкән, чәчүне туфракта дым яхшы чакта башкарып чыгу мул уңышка йөз тотарга мөмкинлек бирәчәк, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәмил Ганиев.
Районның кайсы гына хуҗалыгына барма, авыл кешесе өчен иң җаваплы чор – елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азыктөлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.
Лира ГӘРӘЕВА.