

БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе Илгизәр Хәмидуллин җитәкләгән М.Гәрәев ис. кооператив аның финанс чыганагы булуын исәптә тотып, бар резервларны эшкә куша һәм продукция җитештерүне арттыру өстендә эшли. Бишкурай, Төйлегән һәм Иләкшиде фермаларында бу җәһәттән эшләр үз югарылыгында оештырылган. Хужалыкта барлыгы 1600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 728 башы савым сыеры.
Төйлегән сөтчелек фермасында эшләр уңай бара. Биредә тәртип, чисталык күзгә ташлана, ферма территориясе төзекләндерелгән.
Хезмәтнең дөрес оештырылуы куанырлык нәтиҗәләрендә бирә. Хуҗалык һәр көн саен югары сортлы 140 ц сөт (майлылыгы - 4,1 проц.) сата, шуның 8 тоннасы әлеге фермага туры килә. Узган елдан 12 ц артык, дигән сүз. Бу малларны ашатуга зур игътибар бирелү белән аңлатыла. «Җәен дә, кышын да рационны үзгәртмәскә тырышабыз, чөнки маллар организмы яңа азыкка озак өйрәнә. Ике сәгать көтүдә йөртүдән тыш, сыерлар өчен кирәкле барлык микроэлементлар белән баетылган моноазык бирелә. Улакларга чистасу агызып торыла, алларыннан тоз өзелми. Гадәттә бу чорда сөтнең кимүе күзәтелсә, бездә нәкъ киресенчә, бермә – бер артты. Продуктлылыкны күтәрү өчен ашатуны дөрес оештыру мөһим. Сыйфатлы азык куллануныңда файдасы зур», - ди баш зоотехник Ирек Гәрәев.
Нәтиҗәсе - күз алдында. Биредә тәҗрибәле савучылар Земфира Гәрәева, Ридә Сәлимова, Элиза Шәйхуллина тырышлыгы белән һәр сыердан уртача тәүлеклек савым бүгенге көндә 21 килограмм тәшкил итә. Ферма мөдире Эльвира Маннанова эшне ныклы контрольда тота.
Билгеле, мул продукция алу өчен сыерларга яхшы тәрбия, яшел үләнле көтүлектә йөртү таләп ителә. Бу эш Салават Әминев белән Илмир Бәдретдиновка ышанып тапшырылган. Буаз таналарны Фират Гаскәров, яңа туганнан башлап өч айга кадәр бозауларны Рәйлә Даутова яхшы итеп тәрбияли. Мал азыгын “МТЗ-82” тракторы белән Социалистик хезмәт герое Хәләф Гыйльдановның улы Ильфир тарата. Ул әтисенең юлын лаеклы дәвам итеп, хуҗалыкны үстерүгә бар гомерен багышлаган авыл уңганы.
Көтү яңарту өчен таналар үстерү эше дәяхшы оештырылган. Ул зоотехник-селекционер Алсу Гәрәевага, малларны ясалма орлыкландыру технигы Урал Хәмидуллинга йөкләтелгән. Сыер саву механизмын көйле эшләвен, вакытында чиста итеп юдырылуын аны хезмәтләндерүче Рим Разетдинов тәэмин итә. Шулайук 43 ел хезмәт стажына ия булган баш ветеринария врачы Валерик Латыйпов үз һөнәренә җаваплы карап, профилактик чараларны вакытында үткәрә.
М.Гәрәев ис. кооператив хезмәтчәннәре, һичшиксез, сөт җитештерүне арттыру буенча барлык мөмкинлекләрне дә кулланачак. Эш шартларының камилләшүе, токымлы малларсаны арту да шушы максатка юнәлтелә. Алда торган иң зур бурыч — мал азыгы кампаниясен оешкан төстә башлап, ышанычлы терлек азыгы запасы туплау.
Лира ГӘРӘЕВА.