Маяк
+25 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
28 Июля 2025, 06:55

Фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланды

24-26 июльдә «Басу көне–2025» республика семинары узды. Башкортстанда “Басу көне” форумы ел саен оештырыла.

Фидакарь хезмәте лаеклы бәһаландыФидакарь хезмәте лаеклы бәһаланды
Фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланды

Гадәттәгечә урып-җыюга старт бирә торган “Басу көне - 2025” масштаблы форумы агымдагы елда Башкорт дәүләт аграр университетының Укыту-фәнни үзәгенең тәҗрибә яланында үткәрелде.

Анда Республика Башлыгы Радий Фәрит улы "Урожай" токымчылык заводы җәмгыяте җитәкчесе Айдар Мөхәрләмовны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде.

Бу югары бүләк – Айдар Җиһанша улының күпьеллык фидакарь хезмәтен, аның "Урожай" җәмгыятен генә түгел, ә республиканың бөтен аграр секторын үстерүгә керткән зур өлешен, шулай ук аның актив иҗтимагый позициясен тану.

Айдар Җиһанша улын лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшендә уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телибез.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас