Маяк
+25 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
17 Сентября 2025, 13:00

Вакыт белән исәпләшмиләр

Аграрийлар өчен быелгы җәй чынлап та сынауга тиң. Урып-җыю чорында тотрыксыз һава торышы комачаулык тудырды. Шулай булуга карамастан, авыл эшчәннәре тир түгеп үстергән игеннең бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып көч сала. Алар аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыгып, бар көчне уракка юнәлтә. Бу җәһәттән «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре сынатмый. Биредә шактый тәҗрибә туплаган кыр батырлары тир түгә. Урып-җыю эшләренең тәртибен белү, төзек техника үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алырга мөмкинлек бирә. Бүген биредә һәр участокта чәмле хезмәт оештырылган.

Вакыт белән исәпләшмиләрВакыт белән исәпләшмиләр
Вакыт белән исәпләшмиләр

-Хуҗалык идарәсе басучылык уңышын күтәрү юнәлешендә эзмә-эзлекле эш алып бара. Гектар куәтен арттыру өчен чәчү нормасын үтәүгә аеруча зур игътибар бирдек. Бодай арпа, карабодай чәчүлекләре гербицид белән эшкәртелеп, барлык чаралар вакытында үтәлде. Бүгенге көнгә хуҗалык буенча 78 процент мәйданда игеннәр җыеп алынып, гектар куәте 22 центнер тәшкил итә, - ди “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәмил Ганиев.

Әйтергә кирәк, хуҗалыкның 2999 гектар сөренте җире исәпләнеп, анда бодай, арпа, борчак, карабодай үстерелгән.

Хуҗалык уңганнары борчакны, арпаны югалтуларсыз  җыеп алган. Без килгәндә хезмәтчәннәр 178 га бодай басуында тир түгә иде. Аның гектар куәте 20 центнер тәшкил итә. Әлеге культураны хуҗалыкның уңган механизаторлары бертуган Илшат һәм Фларис Кашаповлар, Рүзил Әзһәров «МТЗ-12.21», «МТЗ-82» тракторларына тагылган «ЖВЗ-7» чапкычлары белән тезмәләргә салган. Алар көненә 40ар гектар мәйданда эш башкарган. Тәҗрибәле комбайнчылар Флорид Газетдинов (“Палессе GS10”), Флүн Әзһәров, Рәмзил Насретдинов, Илшат Абдуллин («ДОН-1500») яңа уңышны суктыра. Водительләр Рәмил Иргалин, Нәкыйп Садыйков, Руслан Закиров өзеклекләргә юл куймыйча ташып тора. 

Әйтергә кирәк, соңгы елларда Кужбахты авылында «Игенче» крестьянфермер хуҗалыгы үз көче белән заманча, куәтле яңа «ЗАВ-40» һәм игеннәрне саклау өчен ике склад төзеде. Машинистлар Фәнүс Хуҗин, Тимур Хәйруллин, Алмаз Миңнемуллин, Зәниф Хафизов, водитель-машинист Фирдәвис Хәлимуллин үз эшләренә җаваплы карап, яңа уңышны кабул итеп, чистартып тора. Үлчәүче Зөһрә Сәфиуллина ашлыкның исәбен төгәл алып барса, ындыр табагы мөдире Илнур Шәяхмәтов һәр эшне контрольда тота. Орлыклар җитәрлек күләмдә туплана.

Киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртелеп, ул механизаторлар Морат Ганиев, Шәмсиәхмәт Сәгабиевка ышанып тапшырылган.

Басуда эшләүчеләр ике тапкыр кайнар аш белән тукландырыла, повар Любовь Мөхәммәтҗанова тәмле ризыклар белән сыйлый. Ватылу очрагына эретеп ябыштыручы, слесарь һ.б. техника ремонтына кагылышлы белгечләр әзер. Бу көндәлек планлаштырылган эшне башкарып чыгуда отышлы чара булып тора. Гомумән, Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәмил Ганиев (уңнан сулга) уңган механизаторлар бертуган Фларис һәм Илшат Кашаповлар белән биредә һәр җирдә тәртип, бар көч үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән.

Лира ГӘРӘЕВА.

Вакыт белән исәпләшмиләр
Вакыт белән исәпләшмиләр
Вакыт белән исәпләшмиләр
Вакыт белән исәпләшмиләр
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас