Маяк
+15 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
1 Июля , 10:00

Тармакка игътибар арта

“Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалы терлекчелек тармагы хезмәткәрләре продукцияҗитештерүне арттыруга төп көчен юнәлтә.

Тармакка игътибар артаТармакка игътибар арта
Тармакка игътибар арта

Бүгенге көндә район терлекчеләре алдында эшне дөрес һәм оптималь оештыру бурычы тора. Кышлатуга торакларны әзерләү, азык запасын тулыландыру, сөт җитештерү күләмен киметмәү - иң мөһимнәрдән. Ел башыннан район аграрийлары 323929 центнер сөт савып алса, көндәлек савым бер сыерга 22,5 кг туры килә.

Хуҗалыклар арасында «Урожай» токымчылык заводы, Куйбышев ис. җәмгыятьләр, М.Гәрәев ис. кооперативлар алдынгы позицияне били. Шулай ук бүгенге көндә ветеринария белгечләре, сыер саву операторлары һәм терлекчеләр малларны вакытында каплатуга, ясалма орлыкландыруга һәм бозаулатуга зур игътибар бирә. Терлекчелек тармагы хезмәткәрләре югарыда билгеләнгән шартларны һәм таләпләрне үтәү өчен бар тырышлыгын сала.

“Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалы терлекчелек тармагы хезмәткәрләре бүгенге көндә малларны яхшы тәрбияләүгә төп көчен юнәлтә. Ишкар авылындагы товарлыклы-сөтчелек ферма уңганнары торакларны кышкы шартларга әзерләп, продукцияне мул җитештерү, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү, баланслап ашату өчен бар көчләрен,тәҗрибә-белемнәрен салып эшли.

Ферма буенча бүгенге көндә 800 баш кара-чуар токымлы маллар асрала, аның 320се - савым сыеры. Фермада урнаштырылган сөт суыткычы продукцияне сыйфатлы итеп тапшырырга мөмкинлек бирә. Ферма мөдире Фәнислам Мөхтәсимов ашату һәм саву технологлияләрен үтәүне ныклы контрольдә тотуга зур игътибар бирә.

Һәр эшне зур җаваплылык белән сыйфатлы итеп башкарсаң гына яхшы нәтиҗәләргә ирешәсең. Маллар караулы булганда гына үрчем, дәвамлы нәсел һәм күп сөт савып алып була. Тәҗрибәле савучылар Зәния Әбдракимова, Рәфинә Сәетгәрәева, Эльвира Мөҗипова, Римма Фәтхелисламова, Гүзәл Юнысова, Наташа Амануллина, Зәлфирә Әхметдинова үзара ярышып эшли. Аларның һәркайсысы сыйфатлы сөт савып ала, майлылык 3,7 процент тәшкил итә. Терлекчеләр Дәнис Яһудин, Зөлфәт Нәгыймов, Илфак Ганиев, Раил Галиев, Салават Фассахов, Альфред Газетдиновның хезмәте мактауга лаек.

Яңа туган бозауларны 3 айга кадәр караучы Зиләрә Исламова, аннан зурракларны Ришат Хәмзин белән Раил Рәхимов тәрбияләп, алар зооветеринария таләпләрен төгәл үтәргә тырыша, үз бурычларын җаваплы башкара.

Малларга мул азык запасы булдырылып, җитәрлек күләмдә салам, печән, сенаж, силос туплана. Һәр шартлы баш малга 35-40 центнер азык берәмлеге әзерләүне максат итеп куйган җәмгыять уңганнары.

-Рацион моноазык рәвешендә салына. Анда карнаж, (вакланган кукуруз), силос, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж “Хозяин” агрегаты белән таратыла. Бу эш Фидрат Зариповка ышанып тапшырылса, Рәүдәт Нурмөхәммәтов төяп тора. Моноазык көндәлек һәр сыер башына продуктлылыкка карап бирелә, - дип аңлата терлекләр азыгы хакында ферма мөдире Фәнислам Мөхтәсимов.

Коллективның уңган, тырыш булуы да сөендерә. Биредә эшләүчеләр алар барлык башлангычларда да хуҗалык директорының ярдәмен тоялар, үзләренә йөкләнгән бурычларны кызыксынып һәм җиренә җиткереп башкарырга омтылалар. Бүген хуҗалыкта кем белән генә сөйләшмә – әлеге уңышларның башында җәмгыять директоры Рим Шәмсетдиновның таләпчәнлеге, тынгысызлыгы торуын билгелиләр.

Терлекчеләргә уңышлы хезмәт, югары продукция алуларын телибез.

Лира ГӘРӘЕВА. Роберт КӘБИРОВ фотолары

Тармакка игътибар арта
Тармакка игътибар арта
Тармакка игътибар арта
Тармакка игътибар арта
Тармакка игътибар арта
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас