

Әйтергә кирәк, район хуҗалыкларында бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 100 проценты җыеп алынды. Комбайннар басуларда туктаусыз эшләде, ындыр табакларына 12159 тонна орлык салынган. Һәр гектардан уртача уңыш 25,4 центнер тәшкил итте. Бу күрсәткечләр район игенчеләренең тырыш хезмәтен һәм җирне эшкәртүгә җаваплы карашын дәлилли.
Соңгы культураларны урып-җыю белән беррәттән, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә киләсе ел уңышына нигез салына. Бүгенге көнгә 10564 гектар мәйданда яңа уңыш чәчелде.
Быелгы кыр эшләре авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә җиңел бирелмәде. Җәйнең аеруча яңгырлы килүе басулардагы эш темпына да үз йогынтысын ясады. Мондый шартларда техника белән басуга керү дә, уңышны вакытында җыеп алу да зур осталык һәм төгәл оештыру таләп итә. Шуңа да карамастан, районыбыз аграрийлары сынатмый. Алар иртә таңнан караңгы төшкәнче кырда эшләп, һава торышының һәр мөмкинлегеннән нәтиҗәле файдаланырга тырышты.
“Илеш” һәм “Агро” җәмгыяте уңганнары барлык көчләрен сыйфатлы хезмәткә юнәлтеп, төп максатлары — үстерелгән уңышны вакытында җыеп, югалтуларга юл куймау.
Җәмгыять директоры Илдар Нәбиев кырлардагы эш барышына бәя биреп, хуҗалык хезмәтчәннәренең тырышлыгын билгеләп үтте. «Быелгы сезон җиңел түгел. Яңгырлы булды, кайбер басуларда туфрак артык дымланды. Әмма безнең игенчеләр таңнан алып кояш баеганчыга кадәр эшли һәм уңышны вакытында җыеп алу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли», — ди ул.
Хуҗалык буенча бөртекле культуралар 1351га мәйданда чәчелеп, 30080 ц. ашлык җыеп алынды. Бодайның Ульяновская – 105, арпаның Памяти Чепелева, солының Урал-2 сортларына өстенлек бирелгән. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 22,4 центнер уңыш алуга ирешкәннәр. Техникалар барысы да сафта, ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Әлеге вакытта илешлеләр көнбагыш басуында хезмәт сала. Басу уңганнарына көненә ике тапкыр туклану оештырылган. Поварлар Зилә Гыйбәдуллина белән Зифинә Гыйләҗева үз эшләрен намуслы башкара.
Урып-җыю кампаниясендә комбайнчылар Фирус Сәрвәров, Рәмил Сәрвәров, водительләр Зөфәр Хаҗиев, Камил Рәхимов, Илһам Дәүләтгәрәев вакыт беләнисәпләшми. Баш инженер Шамил Рәхимов та - тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Уңган механизаторлар Фирус Сәрвәров белән Зиннур Габдрахманов саламнарны пресслый. Төргәкләр ферма янына өелә. Җир эшкәртүдә Илдар Габдуллин, Ирек Сабиров мактауга лаек.
- Урып-җыю эшләре, елдагыча, оешкан төстә бара. Техникаларыбыз төзек, югары җитештерүчәнлеккә сәләтле. Хезмәтчәннәребез ышанычлы, аларның матур итеп эшләвенә сөенәбез. Гадәттә, хуҗалык урып-җыю эшләрен кыска вакытта тәмамлый иде. Быел ел яңгырлы килгәч, тоткарланабыз, - ди баш инженер Шамил Рәхимов.
Теләсә нинди һава шартларында да уңыш җиңел бирелми, аны җыеп алу белән бергә, эшкәртеп, саклагычларга урнаштыру да зур көч һәм осталык таләп итә. Бу җәһәттән хуҗалыкның ындыр табагы коллективы әлеге таләпләргә тулысынча җавап бирә, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Ашлык склады мөдире Галия Нурыйәхмәтованың бу тармакта тәҗрибәсе җитәрлек – әлеге вазыйфада 3 елдан артык эшли. Аның җитәкчелегендә ындыр табагы ашлык кабул итү чорына һәр елны ныклы техник әзерлектә килә. Атап әйткәндә, биредәге ашлык эшкәртү җиһазлары һәм корылмалары ремонтланган, саклагычлар чистартыл ган, үлчәү механизмнары көйләнгән. Шуңа да басулардан кайтарылган ашлыкны кабул итү бернинди тоткарлыксыз бара. Биредә машинст Илсур Нурыйәхмәтов, эшчеләр Сәкинә Рәхимова, Айгөл Шәрәфуллина, Зарима Ситдыйкова, Люция Нәбиева үзләренә йөкләтелгән бурычны намус белән башкара.
“Агро” җәмгыяте уңганнары аяз көннәрнең кадерен белергә ашыга. Биредә бөртекле культуралар, рапс суктырылып алынып, көнбагыш уңышын гына җыеп аласы калган. Анысын да тиз арада һава торышы бозылганчы ындыр табакларына алып кайтырга исәплиләр.
Җәмгыять буенча бодай – 307 гектарда, арпа -709 га, рапс – 290 га, көнбагыш - 683 га, кукуруз 40 га үстерелгән. Уртача гектар куәте 23,5 центнер тәшкил итә.Хуҗалыкның кыр батырлары үзара дус, тату, гектар өчен түгел, ә уңышны югалтмыйча җыеп алу өчен бердәм көрәшә хезмәтчәннәр. Без аларны рапс басуында соңгы гектарларны суктырганда бик аз вакытка гына тоткарлап алдык. Ике комбайн бер-берсеннән беразга гына калышып мәйданнарны иңлиләр. Комбайнчылар Алмаз Наҗаров белән Булат Бәдретдинов рапсның бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып эшлиләр. Өлгер водительләр Ринат Сабиров, Илгизәр Галиуллин, Данис Садриев өзеклекләргә юл куймыйча әлеге культураны ындыр табагына ташый.
-Кырларда техникалар гөрелтесе тынмый, һава торышы уңай торганда игенчеләр күбрәк эшләп калырга тырыша. Әлеге вакытта көнбагыш басуларында эш гөрли, - ди управляющий Илдар Хәбетдинов.
Авыл хезмәтчәннәре өчен урак өсте — ел дәвамындагы хезмәтнең нәтиҗәсен күрсәтә торган җаваплы чор. Кырда эшләүче комбайнчылар, механизаторлар, шоферлар, агрономнар һәм хуҗалык җитәкчеләренең бердәм тырышлыгы белән җәмгыять басуларында иген бөртекләп җыелды. Алда әле эш күп, әмма хезмәтнең төп нигезе — тырышлык, тәҗрибә һәм бердәмлек.
Уңышның һәр бөртеге — авыл кешесенең маңгай тире, җиргә булган мәхәббәте һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе. “Илеш” һәм “Агро” игенчеләре дә, һава шартлары нинди генә булуга карамастан, быелгы уңышны лаеклы төстә җыеп алу өчен бар көчләрен куя.
Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘБИРОВ фотолары.