Маяк
+8 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
30 Сентября , 10:30

Малларны уңышлы кышлату өчен

“Илеш” җәмгыяте уңганнары малларны кышлату чорына җитди әзерләнә

title
Малларны уңышлы кышлату өченМалларны уңышлы кышлату өчен
Малларны уңышлы кышлату өчен

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тир түгүчеләрнең тик утырырга бер генә минуты да юк. Алар аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Районыбыз кырларында соңгы культураларның берсе – кукуруз уру дәвам итә. Витаминнарга бай кукуруздан терлекләр өчен менә дигән сусыл азык – силос салына.

Бу җәһәттән «Илеш” җәмгыятендә кышлату чорына ныклы әзерлек оештырылып, мал азыгы запасын тулыландыру өчен бар мөмкинлекләр хәрәкәткә китерелгән. Һәр ферма янында матур итеп өеп куелган салам, печән рулоннары, технология нигезендә каплап куелган сусыл азык – моңа ачык дәлил.

Җәмгыять уңганнары һәр шартлы баш малга 35-40 ц азык берәмлеге туплауны бурыч итеп куеп, әлеге мәсьәлә уңай хәл ителеп килә - печән (220 тонна), сенаж (1403 т), салам (368 т) хәзерләнгән.

Хуҗалыкта 127 гектар мәйданда кукуруз үстерелеп, 2233 тонна силос салынган. Биредә уңганнар сынатмаган, әлеге культураны “ДОН-580” мал азыгы уру комбайннында механизатор Рәгыйн Васюков туратып, төяп торган. Яшел масса ташучы “КамАЗ”, “ГАЗ-53” водительләре һәм “Т-150”, “Antares TS 260” механизаторлары Ривил Гыйләҗев, Зөфәр Хафизов, Ринат Сабиров, Фәнил Гыйбәдуллин, Илгизәр Галиуллин, Фәрит Шафыйков җитезлек күрсәткән. Алар көненә 10-12 шәр рейс ясарга өлгерә. Силос Илеш фермасы янындагы базга салынган. Аны таптатуда ике «ХТЗ-150» тракторын хезмәтләндерүчеләр - Илдар Гыйбадуллин белән Ирек Сабиров тырышлык күрсәткән. Ферма мөдире Алсу Мөхәммәтдинова сусыл азык туплауны контрольдә тоткан.

-Начар эшләгән кеше юк бездә, һәркемнең хезмәте - мактауга лаек. Эш хакы вакытында түләнә, планнарын арттырып үтәсәләр, дәртләндерү премияләре каралган, техника - төзек, ягулыкка кытлык юк. Егетләребез дә сынатмый, шулай булгач, кышка җитәрлек күләмдә азык запасы белән керербез, дип ышанам, – ди баш зоотехник Илнар Гыйлемханов.

Җәмгыять хезмәтчәннәренә ике тапкыр туклану оештырылып, поварлар Зилә Гыйбәдуллина белән Зифинә Гыйләҗева тәмле ашлары белән сыйлый. Ризыклар контейнерларга тутырылып, кайнар килеш кыр батырларына тапшырыла.

Әйтергә кирәк, ферма ремонты да оешкан төстә алып барылып, сыер тораклары ремонтланган, стена-түшәмнәре агартылган, тирес түгү механизмнары төзекләндерелгән, дезинфекция үткәрелгән, гомумән, агымдагы елда кышлаячак терлекләр өчен биналар әзер. Бозау торакларында да күләмле эшләр башкарылып, территорияләр тазартылган.

Гомумән, малларны уңышлы кышлату һәм мул продукция алу өчен җитәрлек азык запасы тупланып бара. Җәмгыять эшчәннәре бу кампаниянең мөһимлеген аңлап эш итә.

Лира ШАМИЛЕВА. Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Малларны уңышлы кышлату өчен
Малларны уңышлы кышлату өчен
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас