Маяк
+2 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
9 Октября , 07:00

Һөнәрен яратып башкара

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакыт белән исәпләшеп эшләргә күнекмәгән. Чөнки һәр ел фасылының үз кануннары.

Добавить в предпочтительные источники Google
Һөнәрен яратып башкараҺөнәрен яратып башкара
Һөнәрен яратып башкара

Бер генә эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш таба. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем яхшы белә. “Агро” җәмгыятенең тырыш механизаторы Рәгыйн Васюков бу хакыйкатьне аңлап эш итә.

Авыл уңганы үз һөнәренә бар булмышы, күңеле белән бирелгән. Нинди генә техникага утырып эшләмәсен, Рәгыйн хезмәтен җиренә җиткереп башкара: язын туфракны әзерләү һәм сабанашлык культураларын чәчү белән мәшгуль булса, мал азыгы әзерләү чорында сенаж, силос туплауда зур өлеш кертә. Ә инде урак өсте тәмамланганда басуларны эшкәртүдә катнаша. Үзе хезмәтләндергән “Agroapollo” тракторын, “ДОН680М” комбайнын һәрвакыт төзек йөртә.

өрле техникаларда эшләвенә карамастан, ягулык-майлау материалларын, запас частьләрне артык тотынганы, хәвефсезлек кагыйдәләрен бозганы булмый, җитәкчеләр, белгечләр һәм иптәшләре арасында һәрвакыт ихтирамлы, хөрмәтле. Техниканы һәрвакыт карап йөрткәч, агымдагы ремонт эшләрен үзвакытында башкарып баргач, тракторы ватылмый, мастерскойларда озаклап ятмый.

-Рәгыйн Васюков - уңган механизаторларның берсе. Ул бер эштән дә куркмый. Нинди генә эш кушсаң да, җиң сызганып, җаваплылык тоеп башкара. Авыл хуҗалыгында аның кебек булдыклы, тырыш кешеләр күбрәк булсын иде, - ди аның хакында җәмгыять директоры Илдар Нәбиев зур горурлык белән.

Р.Васюков агымдагы елның урып-җыю эшләре чорында өлгерлек күрсәтеп, алдынгылар сафында барды һәм җиңүче булды. Аңа вымпел һәм акчалата премия тапшырылды. Район Сабантуенда намуслы фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланды, БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас