Маяк
+5 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
17 Октября , 07:05

Тырышлык гаиләдән килә

Агымдагы елның район Сабантуй бәйрәмендә тәбрикләнүчеләр арасында “Мир” җәмгыятенең яшь механизаторларының берсе Радик Сәфиуллин да бар иде – БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына ия булды. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Тырышлык гаиләдән киләТырышлык гаиләдән килә
Тырышлык гаиләдән килә

Хәер, яшь кенә булса да, эштә Радик тәҗрибәле механизаторларны да уздыра. Агачына күрә алмасы, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Радик – төпле һәм эшчән нәсел баласы. Иштирәк авылында Вәсимә һәм Әхкамҗан Сәфиуллиннар инде ничә буыны туган җирдә намуслы хезмәтләре белән абруй казанган. Радикның бертуганнары да бәхетләрен туган якта тапкан. Өлкән абыйсы Илгизәр җәмгыятьнең таянычы - алдынгы комбайнчысы. Вәсил абыйсы да биредә хезмәт сала – үз җаваплылыгындагы техникада җир сөрә. Гомумән, һәрвакыт макталып эшли алар.

Карабаш урта мәктәбен тәмамлагач, Радик Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжына укырга керә һәм мастер белгечлегенә ия була. Аннары армия сафларына хәрби бурычын үтәргә китә. 2024 елда туган хуҗалыгына механизатор булып килә һәм аңа “Амкодор” төягечне ышанып тапшыралар. Ел әйләнәсенә авыл хуҗалыгында нинди эш бар, Радик барысын да сыйфатлы итеп башкара – тирес, ашлык, печән-салам һ.б. төяү аңа җилкәсендә.

-Ике ел элек шушы заманча техниканы хезмәтләндерәм. Бу машинаның куәте бик зур. Техника дөрес итеп хезмәтләндерүне таләп итә. Шунда гына ул җитештерүчәнле эшләячәк, - ди Радик.

-Тәртипле, җаваплы, инициативалы хезмәткәр, – ди җәмгыять җитәкчесе Раил Ганиев Радик Сәфиуллин турында. – Ул һәрвакыт һөнәри белемен арттыра, авыл хуҗалыгы җитештерүендәге барлык яңалыклардан хәбәрдар, техникага сакчыл карый. Яшь булуына карамастан, Радикны коллективта хөрмәт итәләр. Ул үзе дә үзеннән өлкәнрәкләрдән тәҗрибә тупларга тырыша, - дигән мактаулы сүзләр әйтте.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас