

Районның горурлыгы булган бу алдынгы хуҗалыкта терлекчелек һәм басучылык тармаклары һәрвакыт югары биеклекләрдә бара - уңышлар һәрчак күпләрне сокландыра.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, кооператив җитәкчесе Илгизәр Хәмидуллин, Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илвир Хәмидуллин чыгыш ясап, ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде, алдынгы хезмәткәрләргә Почет грамоталары тапшырылды.
Тантаналы өлештән соң матур теләкләргә танылган татар эстрада җырчысы һәм телевидение алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова үзенең төркеме белән кушылды. Күркәм чарадагы иң матур жырлар, гармун моңнары тик авыл уңганнары өчен яңгырады.