+17 °С
Болытлы
9-14 февральдә Ижау шәһәрендә (Удмуртия) чаңгы ярышлары буенча һәвәскәр спортчылар арасында ll Бөтенроссия кышкы спорт уеннары узды. Башкортстан 37 команда арасында 18 урында. 11 кешедән торган Башкортстан командасы Вадим Николаевич Пешков җитәкчелегендә чыгыш ясады. Алар арасында безнең районнан Илүсә Хөснетдинова белән Люция Хөсниярова да бар иде.
Илүсә Хөснетдинова 10 км ярышта өченче урын яулады.