Маяк
+21 °С
Болытлы
Спорт
5 октябрь 2022, 11:15

Котлыйбыз!

Уфада узган республика фестивалендә М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе тренеры Илдар Ямалиевның тәрбияләнүчеләре төрле ярышларда катнашып, район данын яклады.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Күптән түгел Уфада БРның атказанган физик культура хезмәткәре Гулус Әгзамов истәлегенә милли һәм халык спорт төрләре буенча республика фестивале узды. Анда М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе тренеры Илдар Ямалиевның тәрбияләнүчеләре төрле ярышларда катнашып, район данын яклады. Нәтиҗәләргә буенча, таяк тартуда  Башкорт аграр-технология укучылары Ильяр Әһлетдинов, Айгөл Гәрәева, Регина Талипова беренче урын яулап, Башкортстан Республикасы чемпионнары булды. Әлеге ярышта  Алия Ямалиева  (Рсай урта мәктәбе) – икенче, Илнур Вәлиханов (Рсай), Айдар Исламов (БАТК), көрәштә 50 кг авырлыклар арасында Айнур Гыйльманов (БАТК) өченче урынга лаек булды.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас