+21 °С
Облачно


«Батыр» спорт мәктәбендә дзюдо буенча Россиянең абсолют чемпионы Рөстәм Арсланов кубогына самбо буенча республика турниры узды. Безнең районны М.Гәрәәев ис. спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ислам Баһманов югары дәрәҗәдә тәкъдим итте. Ул үз авырлык категориясендә икенче урын алды.
Исламны һәм тренер Рәфгать Рәмзин улын уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә җиңүләр телибез!