

“Патриот” хәрби-патриотик паркында үткән ярышлар һава-десант гаскәрләре көненә багышланды
“Патриот” хәрби-патриотик паркында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган "Геройлар ярышы" дип аталган экстремаль бәйге узды. Анда республикабызның төрле районнарыннан килгән 60 десантчы командасы катнашты. Безнең районны “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов җитәкчелегендә Фәнзил Яһудин, Роберт Закиров, Раиль Хафизов, Динар Фасхиев, Айбулат Әшәрапов. Хәмзә Решетовны берләштергән команда тәкъдим итте. Биредә - каршылыклар аша йөгерү, интерактив күргәзмә мәйданчыклары эше, күрсәткеч чыгышлар оештырылды. Безнең команда һәр ярышта сынатмыйча, өлгерлек күрсәтте һәм өченче урынга лаек булды.