

Югары Яркәйдәге ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе елъязмасы да рекордлар кую һәм казанышлар яулауда лаеклы урын алып тора.
Биредә 9 - футбол, волейбол, милли көрәш, чаңгы ярышлары, кул көрәше, самбо, спорт акробатикасы, тхэквандо, шахмат бүлекләрендә 347 укучы шөгыльләнә. Аларның төп контингенты - 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар. Укучылар контингенты гомум белем бирү мәктәпләре, районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм Башкорт аграр-технология колледжы укучыларыннан төзелгән.
Укыту-тренировка дәресләре 5 спорт, 2 тренажер залын, футбол кыры булган үзәк стадионны, 2 хоккей тартмасын үз эченә алган үз базасында уза. Укучылар ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, Бөтенрусия дәрәҗәсендәге югары нәтиҗәләр күрсәтә. Аларны - санап бетергесез. Тренерлар Илдар Ямалиев, Айбулат Усманов, Рәмзия Шәйхлисламова, Рәфгать Мөхәммәтҗанов, Илмира Хафизова, Алексей Павлов, Фәнзил Яһудин, Шамил Габдракипов моның өчен бар көчен сала.
Учреждение спорт төрләре буенча федерацияләр, Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, БР физик тәрбия бирү буенча идарә белән тыгыз элемтәдә эшли.
М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе укучыларының уңышлары массакүләм мәгълүмат чараларында – “Илеш” телевидениесендә, «Маяк» гәзите, социаль челтәрләр битләрендә дөнья күрә.
Үткәрелә торган спорт-массакүләм чаралар санын арттыру һәм физик культураны һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне даими спорт-сәламәтләндерү эшчәнлегенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өстәмә белем бирү автономияле учреждениесендә 25 хезмәткәр эшли, шуларның сигезе – укытучы-тренер, 1се-тышкы һәм 5се-эчке урынбасар. 2022 елда, моннан тыш, муниципаль район башлыгы боерыгы нигезендә Югары Яркәйдәге ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев ис. спорт мәктәбеннән штатка 6 тренер укытучы күчерелә.
Барлыгы уку төркемнәрендә 765 бала шөгыльләнә, шуларның 360ы- йөзү буенча. 2022 елда барлыгы 286 массакүләм разряд бирелгән. Җиде төбәк дәрәҗәсендәге ярышларда, 18 муниципаль-ара дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясауга ирештеләр.
Планлы рәвештә мәктәптә ДЮСШ беренчелекләре үткәрелә. Аларның нәтиҗәләрен социаль челтәрләрдә чагылдырабыз һәм бу көчсез укучыларга тартылырга этәргеч бирә. Икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә йөзү буенча оешма, авыл биләмәләре арасында күп кенә спорт-күңел ачу ярышлары үткәрелә - “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе», “Кыюлар, җитезләр, көчлеләр», “Сәламәт тән, сәламәт рух», “Нептун көне" һ.б.
2022 елда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталованың финанс ярдәме белән ачылган тоз бүлмәсе уңышлы эшәп килә.
Узган чорда хезмәткәрләр Р.Миңнекәева, Р.Яппарова Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары И.Сәгыйтовның Рәхмәт хатына лаек булды. Р. Миңнекәева Русия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Медицина персоналы, инженер, ХВО аппаратчылары бюджеттан тыш акчалар исәбенә укып кайтты.
Мәктәпнең матди-техник базасын ныгыту һәм камилләштерү яшь спортчыларның тренировкалары өчен уңайлы шартлар булдырырга, аларның осталыкларын, республика һәм бөтенрусия ярышларында яулаган бүләкләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, ир-атлар душ бүлмәсендә идән плиткаларын алыштырылды, бинаның түбә өлешен ремонтланды, тренажер залына, инженер кабинетына косметик ремонт үтте. Зур һәм кече бассейннарда суны тулысынча агызып, касәләрнең төбе һәм стеналары тазартылды, ай саен тәртип буенча санитар көннәр үткәрелә. Бассейн территориясе коймасын буяу һәм ремонтлау, чәчәкләр утырту, мунча-киенү комбинатын генераль җыештыру, Яңа елга үзәк һәм бассейн тирәсендәге мәйданнарны бизәү башкарылды.
Өстәмә белем бирү учреждениеләренең төп бурычы - балаларны һәм яшүсмерләрне шәхесне үстерүгә, физик, әхлакый һәм ихтыярый сыйфатлар тәрбияләүгә, аларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
Хөрмәтле спортчылар, коллегалар, спорт хәрәкәте ветераннары!
Физкультурачылар көне уңаеннан барлык остазларны, физик культура укытучыларын, коллегаларны, физкультура-спорт юнәлешендәге мәгариф учреждениеләре һәм спорт ведомстволары җитәкчеләрен, спорт ветераннарын, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне, гамәлдәге барлык спортчыларны ихлас күңелдән котлыйм. Һәрбарчабызга яңа уңышлар, казанышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим.
Иршат Фәсхиев,
муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе.