

14 октябрьдә «Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Гәрәев Муса Гайсинович исемендәге спорт мәктәбе»ндә мас-рестлинг буенча Илеш районы беренчелеге узды.
Спортчыларны спорт мәктәбе директоры Айдар Фәрхетдинов, тренер Илдар Ямалиев һәм баш судья Илсаф Габдрахманов сәламләде.
Илсаф Габдрахманов күп тапкырлар республика, бөтенрусия ярышларында җиңүче һәм призер, «Навстречу Евразиаде» милли һәм олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре буенча халыкара спорт уеннарының бронза призеры, БДАУның өченче курс студенты (аграр университет командасы тренеры).
Ярышлар башланыр алдыннан Илсаф мастер-класс үткәрде, кагыйдәләрне аңлатты һәм мас-рестлингның нечкәлекләре турында сөйләде.
Ярышларда 50 спортчы катнашты.
Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр түгәрәк системасы буенча очколар суммасы нигезендә билгеләнде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә::
Кызлар:
Авырлыгы - 40 кг.:
1 урын-Ямалиева Алсу;
2 урын-Насертдинова Элина;
Авырлыгы 60 кг.:
1 урын-Нәзырова Айда;
2 урын - Миңнеәхмәтова Альмира;
3 урын-Ямалиева Лиана.
Егетләр:
Авырлыгы - 40 кг.:
1 урын-Мәликов Әмир;
2 урын - Харисов Рубин;
3 урын -Хафизов Урал;
3 урын-Сәләхов Тимур.
Авырлыгы - 50 кг.:
1 урын-Насретдинов Нурислам;
2 урын-Әһлиуллин Айдар.
Авырлыгы -53 кг.:
1 урын-Вәлиханов Илнур;
2 урын - Ямалиев Эльмир;
3 урын Хәбиров Тимур.
Авырлыгы - 55 кг.:
1 урын-Вәлиуллин Тимур;
2 урын -Хабертдинов Урал;
3 урын-Муллаянов Әмир.
Авырлыгы - 60 кг.:
1 урын -Әһлетдинов Ильяр;
2 урын-Ямалиев Айнур.
Авырлыгы - 65 кг.:
1 урын - Хафизов Алмаз;
2 урын - Кашапов Линар.
Авырлыгы - 70 кг:
1 урын-Әхмәров Илдус;
2 урын - Ямалов Рамазан;
3 урын-Басыров Илдус.
Авырлыгы -80 кг.:
1 урын-Хөснуллин Айгизәр;
2 урын-Ихсанов Вадим;
3 урын - Багауов Вадим.
Авырлыгы 80 кг артык:
1 урын-Сәрваров Данияр;
2 урын - Хөсәенов Нурислам.
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Алар 20 октябрьдә Уфа шәһәрендә узачак Башкортстан Республикасы беренчелегендә район намусын яклаячаклар.